Барлык яңалыклар
Яшәеш
18 сентябрь 2019, 14:09

Җен зәхмәте

Дию-убырлылар әкияттә генәме? Бәлки алар тормышта да бардыр... Бу хакта укучыбыз бәян итә.

Без бәләкәй чакта әнкәем Зөләйха озак еллар төнге каравылчы булып эшләде, колхозның сарык фермасын, аның кырындагы иген келәтләрен саклады. Язгы-көзге күзгә төртсәң күренми торган караңгы төннәрдә ул берничә мәртәбә гадәти булмаган күренешләргә очрый. Шул вакыйгаларның берсе турында жентекләбрәк сөйлисе килә. Элек безнең авылда сарыкларны күп асрыйлар иде. Көзге салкын бер төндә бәрәнләгән сарыклар юк микән, дип, әнкәй стеналары читәннән эшләнгән абзарга таба атлый. Ишекне ачып, биек бусага аша атлап керүе була, ничектер авыраеп китә. Сузылып ятып алыйм дип, урын эзли. Сарыклар сарайның бер ягына укмашканнар. Бер коры урын бар икән - шунда бер-ике минутка ятып алырга булган. "Үзем аңлыйм, сарыклар ятмаган урын женле булырга тиешлеген, шулай да ятарга булам", - ди. Ятуы була, капка артында безнең урамдагы алмашынып авырып йөрүче Мәрфуга әбинең мөгерәп жыр көйләп йөргәнен ишетә. "Адашып килеп чыккандыр бу карчык", - дип уйлый әнкәй. Озак та үтми, теге әби әнкәй янында пәйдә була һәм өстенә атланып утыра да, йөрәген суыра башлый, һәрхәлдә, аңа шулай тоела. Әнкәй жиде тапкыр “Аятель көрси” сүрәсен укып беткәч кенә, жен юк була.
Әнкәй көч-хәл белән урыныннан кузгала. Капка ерак, урарга туры килә дип, хәлсез көе, якынрак тәрәзәдән шуышып тышка чыга да, көзге пычрак жирдән малчылар йортына кадәр мүкәйләп бара. Ишек кагарга көче булмагач, тырный гына, эндәшергә теле юк - өн чыкмый икән. Бераздан савучылар ишекне мәче тырный икән дип уйлап ачалар. Сорауларына әнкәй җавап бирә алмый, телдән калган була. Бер өч көн сөйләшмәде, озак урында ятты, башкача эшкә дә чыга алмады.
Зәйтүнә КОСӘПОВА,
Салават шәһәре.
Читайте нас: