Әлфия Сәлимгәрәева тарафыннан язылган «Ничек яшәп китәргә?» мәкаләсе дөнья күрүгә бераз вакыт үтте инде. Шулай да суд, төрмә, андагы һәм аннан соңгы тормыш хакында мин дә үз фикеремне җиткерергә базнат иттем. Гомер буе халык арасында булу, аларның проблемаларын күреп, хәл итәргә омтылып яшәү дә этәргеч биргәндер. Район ветераннар советы рәисе буларак өлкәннәр белән еш очрашабыз: истәлекле көннәр, юбилейлары белән тәбрик итәбез. Бай тормыш юлы үткән чал чәчле абый-апаларны сөендерер өчен бер җылы сүз җитә, дигәндәй. Алар күпне күргән, күпне кичергән, уртаклашыр сүзләре дә
Шулай, ихтирамлы бер апаның хәлен белеп кердем. Ул бик өлкән инде. Үзен яклый һәм саклый алмый. Соңгы арада тынычлыгы бөтенләй югалган. Бу хакта ул күз яшьләре аша бәян итте:
– И-и, балакаем, төнен түгел, көндезләрен дә бикләнеп утырам бит хәзер. Алай да куркам әле. Озак еллар төрмәдә утырып, күптән түгел кайткан бәндә тынгы бирми. Беркөн шулай онытып ишегемне бикләмәгәнмен. Ялт, килде дә керде. Акча таләп итте. Бирмәсәм, бик курыктым. Менә хәзер гел генә таләп итәчәк бит инде ул.
Апа чынлап та кызганыч хәлдә иде. Һәр көнең, һәр сәгатең өчен куркып яшә инде! Әйе, тоткында булып кайтып, тәртипләп яшәп китмәгән адәмнәр бар. Кайберләре янә җинаять кылып, тагын төрмәгә эләгә. Ни өчен алар иректә янә бер үк тырма башына баса? Бәлки аларга контроль, профилактик чаралар җитешеп бетмидер. Андый начар ниятле адәмнәрдән авыл халкын ничек сакларга?
Монысы бер, икенче күтәреләчәк мәсьәлә судларга кагылышлы. Яшьрәк чакта миңа суд процессларында халык утырышчысы булырга туры килде. Кешенең бар киләчәк язмышы хәл ителгән чакта синең фикереңнең дә роль уйнавын исәпләгәндә, бу бик җитди бурыч. Судья һәм ике халык утырышчысы карар кабул итә. Судьяның гына тавышы хәлиткеч роль уйнамый. Шулай берничә суд процессында гаепләре булмаган гаепләнүчеләрне яклап чыгу һәм тоткынлыктан азат итү бәхетенә ирештем. Бәхетенә ирештем, димен, чөнки алар арытабан менә дигән дөнья корды, балалар тәрбияләде, эшләрендә үрнәкле булды. Берничәсе еллар үткәч тә килеп, хәлләремне белешеп йөрде, рәхмәтләрен җиткерде. Менә алар төрмәдә утырып кайтса, бәлки лаеклы тормыш алып бара алмаслар иде. Суд процессларына яңадан суд утырышчылары кайтарылса, дөрес булыр иде. Бу минем фикерем. Бәлки, башкалар икенче төрле уйлыйдыр. Әмма шунысы көн кебек ачык: адәм баласы фани дөньяга бер генә тапкыр туа, монысында хата кылынды, икенчесендә дөрес яшәрмен әле, дип беребез дә өметләнә алмый. Шуңа да Ходай биргән гомерне мөмкин кадәр ялгышлыкларсыз үтеп, ә кемнәр туры юлдан тайпылган, аларга ярдәм кулы сузып, гаделлеккә омтылып яшәсәк иде.
Әнәс Мәгъзумов, район ветераннар советы рәисе.