Барлык яңалыклар
Яшәеш
24 сентябрь 2019, 11:11

Ниләр яшерелгән исемеңдә

«Кыз бала исемендә йолдыз балкышы яки чәчәк нәфислеге, ир - ат исемнәрендә кылыч чыңы һәм китап акылы чагылсын!»Рәсүл Гамзатов

-Балаңа нинди исем куштың?
-Шарик?
-Бәй, эт исеме түгел мени ул?
-Ярамаган ти бала-чагага.
Бу барыбызга да таныш анекдот әле дә актуальлеген югалтмый. Исемнәр һәрчак бәхәс тудырырга сәләтле тема инде ул. Кайчакта исем уйлап табуга караганда, бала табу җиңелерәк тә диләр.
Поликлинакада яшь кенә әни баласы белән басып тора бер әбекәй килеп аның исемен сорады.
-Баламның исеме Николь, - дип җавап бирде.
-Ә-ә, Николай мени, рус исеме кушкансыз икән, диде әби.
-Нинди Николай булсын кыз ул, Николь! -дип ачуланыбрак җавап бирде әни кеше.
Бер караганда әби дә дөрес. Безнең илдә Николь исеме Николай белән тиңдәш килгән кебек. Аны үсә төшкәч яшьтәшләре дә Коля, Николай дип үчекләп мөмкин.
Исем - ул кеше дөньяга килгәч тә, гомерелеккә тапшырылган иң тәүге бүләк. Ул аны мәңге озата килә, холкына, үз-үзен тотышына тәэсир итә, булачак язмышын билгели, диләр. Исем кешене фани дөньяда гына түгел, ахирәттә дә озата бара.
Аллаһы Тәгалә каршында ба¬ласының исеме өчен иң әүвәл ата-анасы җавап бирәчәк. Пәй¬гамбәребез Мөхәммәд (сгв): «Баланың исеме тормышына тәэ¬сир кыла. Шуңа күрә улыгызга яки кызыгызга матур исемнәр кушыгыз», – дигән. Кыямәт көнен¬дә кеше үз исеме белән кубарылачак һәм Аллаһы Тәгалә каршына сынауга килеп басачак, диелә.
Исемне үзгәрткәч, терелеп киттем, дигәнне дә ишеткәнебез бар. Бу нәрсә, исемнең кешегә тәэсиреме? Очраклы туры килүме? Ислам динендә, гомумән, исемне үзгәртергә рөхсәт ителәме? Пәй-гамбәребез Мөхәммәд (сгв) баланың исеме начар мәгънәле булса, аны үзгәртергә ярый дигән.
Исемең генә түгел, фамилияң белән әтиеңнең исеме дә бар. Алар бер-берсенә аһәңле булырга, туры килеп торырга тиеш. Әмин Михайлович яки Миңлегәрәева Жанна дисәк, сүз ике түгел, дүрт кеше турында барадыр кебек
Исемнәр тарих белән бәйле. Аның белән үзгәрә, алга бара. Әйтик, революция ярдәмендә туган исемнәр Видлен (великие идеи Ленина), Гертруда (герой труда), Ленар (Ленин армиясе), Вилора (В.И. Ленин организатор революции), Марлен (Маркс, Ленин)...
Чит ил сериаллары да яңа исемнәр тууда басым ясый. Хәзер урамнарыбыздан Инэсса, Самира, Амалия, Эветтилар уза. Ә безнең районда сирәк очрый торган тагын нинди исемнәр бар икән? Кызыксынып, ЗАГС бүлегенә шалтыратам. Соңгы елларда Дилана, Мелисса, Ая, Мирон, Ранэль, Ридан, Тигран, Айсэль дигән исемнәр кушылган. Кайбер исемне әйткәч кызмы,малаймы икәнен аңлап булмый. Мәсәлән, Адель, Амаль, Ранэль. Аларны малайларга да, кызларга да кушалар. Шулар белән беррәттән матур мәгънәле иске исемнәр дә яңадан «худка китә» башлады: Әминә, Зәйнәб, Хәбиб, Әмир, Нурлан, Мәдинә...
Заманга артык яраклашып яшәгәннәр дә очраый. Бүген, мәсьәлән, Айфон исемле кеше дә бар. (Үзенең Саша исемен Айфонга алмаштырган Украина егете хакында сез дә ишеткәнсездер). Тиздән болай булгач, Самсунг, Нокиаларның да килеп чыгуын көт тә тор.
Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Читайте нас: