Барлык яңалыклар
Яшәеш
26 сентябрь 2019, 18:47

чыгарып атсаң да аз булыр кебек

Гүзәл затларның күпчелеге чын хатын-кызның бәхете ана булуда дип исәпли. Бу минем фикер генә түгел, язучылар, шагыйрьләр дә үз әсәрләрендә Ана образын данлый. Ләкин әниләрнең дә төрлесе була. Якты дөньяга тәүге тапкыр аваз салган балаларын чүплеккә чыгарып ташлаганнары да, бәби тудыру йортында нарасыйларыннан баш тартканнар да бар. Эчеп, азып-тузып, балалары белән бергә яшәп тә, аларны тиешенчә карамаган һәм тәрбия бирмәгәннәр дә бихисап. Андый аналарны халык алдында фаш итеп чыгарып атсаң да җәзасы аз булыр кебек.

Соңгы арада мине Интернет челтәрендә таралган чагыштырмача нормаль, карап торышка “гадәти” әниләрнең коточкыч кылыклары шаккатыра. Февраль-март айларында булган 3 очрак шулар исәбеннән.
Адаштырган...
Беренчесе Мәскәүдә була. 18 февральдә төнлә мәскәүле ханым Надежда Куликова 6 яшьлек малаем югалды дип полициягә мөрәҗәгать итә. Нәкъ шул көн иртәсендә Мәскәүнең МКАД юлында бер водитель башына пакет кидерелгән малайны табып ала. скотч белән ябыштырылган пакетны малай үзаллы сала алмый, аның куллары да шул пакет астында була, күрер өчен ул аны тишкәләгән. Водитель 6 яшьлек малайны заправкага илтә һәм полиция чакыртуны сорый. Малай этләрен батырырга маташканы өчен әнисенең аны урманда калдырып китүен әйтә. 17 февраль көнне әнисе аны бер тапкыр да ашатмаган булып чыга.
Кыш көне! Малай урманда ялгызы кунган. Табиблар малайны йокламавы гына үлемнән калган ди.
Бер тәгам ризык күрмәгән бала, хәлсезләнеп йоклап та китмәгән, каядыр барган, юлга чыккан, якты дөньяны күрер өчен башына кидерелгән капчыкта тишекләр тишкән. Ул үз гомере өчен үзе көрәшкән.
Бу вакыйганы ничек бәяләп була? Әлбәттә, ана кеше соңыннан малае психик авырулы дип тә аклана, пакетны скотч белән ябыштыруны бөтенләй кире кага. Ә инде суд утырышында тимер юл өлкәсендә хезмәт куйган Надежда Куликованың адвокатлары аны “эшендә мактаулы, яхшы хезмәткәр” дип бәяли һәм кат-кат шул фикерне кабатлыйлар. Соңрак бу хәл хатынның шәхси тормышындагы проблемалары, улын ялгызы гына тәрбияләве белән дә бәйледер дигән фаразлар таралды. Малайның әнисе ире белән күптән аерылган. Җитмәсә, Надежда малаен иреннән түгел, уйнаштан тапкан икән. Ире, ДНК-тест белән моны раслагач, хатын белән аерылыша һәм элемтәне өзә.
Тормышы ничек кенә катлаулы булмасын, барыбер кыш көне баланы юл буенда калдырып китүне бер нәрсә белән дә аклап булмый. Бу кансызлык, вәхшилек. МКАДны беркайчан барып күрмәсәм дә, юл буеннан башына капчык кигән нәни малай китеп баруы күз алдыма килә.
Бер атнага ялгызын калдырган
Киров шәһәрендә булган акылга сыймаслык хәл турында да Интернеттан укып белдек.
21 яшьтәге бер әни 3 яшьлек кызын бер атнага фатирда караучысыз бикләп калдыра.
Нәни кызчыкның гәүдәсен 20 февральдә оныгын туган көне белән котларга килгән картәнисе табып ала. Бу вакытта баланың әнисе ахирәтендә була, үзенең Инстаграмында кызын котлап, хэштеглар белән пост яза. #сегоднятвойдень #совсембольшая #3years #мояжизнь #mylittlekris #myangel #iloveyou #будьсамойсчастливойиздоровой дип, кызының фотосурәтен урнаштыра. Бу юлларны язганда да баласының ялгыз калуы исенә кереп чыкмадымы икән?! Кыз бала я суга тилмереп, я кер юу порошогы ашап агуланып үлгән дигән фаразлар бар. Менә шундый очраклар белән танышкач, 9 ай буе йөрәк астында йөрткән сабые әнисенә кирәкми икән, бәлки, тапмавы яхшырак булыр иде дип уйлап куясың. Кызчыкның әнисе өчен төрле кафе-барларга, төнге клубларга йөрү, ирләр белән очрашу, кәеф-сафа кору беренче урында торган.
Әниләр бит алар өйләнгән яки кияүгә чыккан кыз-улларын да кайгыртып, хәлләрен белеп яши. Ә бу...3 яшьлек кызчыкны ялгызын калдырган... Акыл белән моны кабул итүе авыр. Ул баласы барлыгын оныткан... Сорау алуда Лена Корчемкина бу кылыгын аек акылда эшләвен, кызын бер йотым сусыз калдырып китүен һәм үкенмәвен әйтә.
Фатир түгел, чүплек
Мәскәү үзәгендәге 3 бүлмәле фатирда чүп өемнәре арасында бикләнеп калдырылган кызны табып алдылар. Кыз бала Ленинград шоссесында урнашкан 134 санлы йортта яшәгән. Күршеләре бала елавын ишетеп, ишеккә берничә мәртәбә шалтыраталар, әмма ачучы булмый. Участковый да килә, ул да фатирга керә алмый. Бала елавы көчәйгәч, күршеләре Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенә шалтыраталар.
Коткаручылар ишекне җимереп керә һәм гадәти фатир урынына чүплеккә тап булалар. Өч бүлмәле фатирда тезгә кадәр череп яткан чүп өемнәреннән сасы, укшыткыч ис аңкый. Фатирда су да, тәгам ризык та булмый. Утка түләмәгән өчен өзеп киткәннәр. Чүп арасында 5 яшьлек Любаны күреп калалар. Ул бер сүз дә сөйләшми. Табиблар аңарда эренле отит авыруын ачыклый. Кызның муенындагы тәресенә хәтта ит үргән, баланы ул тәредән хирургик юл белән арындырылар.
Кызчыкның әнисе Ирина кайчандыр, әтисе һәм әнисе исән чагында күрше-күлән белән исәнләшеп йөргән. Аннары, украиналы ир белән кушылып яши, кызы туа. Сөяркәсен рәшәткә артына утырткач , Ирина Гаращенко төшенкелеккә бирелә. Бу хәл кисәк кенә килеп чыкмаган. Акрынлап аның коммуналь түләүләр өчен бурычы 600 мең сумга баскан. Күршеләре Иринаны пөхтә, чиста хатын дип белгәннәр. Фатирдагы чүплекне күргәч, аларның исе китә. Дөрес, фатирдан бер арада ниндидер ят ис килә, ләкин Ирина: “Мин фатирымда ремонт ясыйм, су торбаларын алмаштырам”, - ди һәм фатирына берсен дә кертми. Иринагы карата үтерергә маташу маддәсе буенча җинаять эше ачканнар.
Күршеләре сөйләвенчә, бу хәл эчкечелек белән бәйле түгел. Ирина эчкечелек белән мавыкмый. Интернет челтәрендәге бер сайтта аның бер иргә йортка керүен язганнар иде. Ул иркәйнең дусты Иринаның үтә дә пөхтә булуын, ир яшәгән фатирны җыеп-юып кына торуын, төрле ризыклар әзерләвен сөйли. Бу хәлгә алар шаккаткан. Ир белән Ирина – идеаль хуҗабикә, ә кызы яшәгән фатирга (Ирина кызы белән яшәмәгән, ара-тирә аңа ризык һәм су гына илткәләгән дип язалар) чүп ташыган. Нәрсә бу? Акылы зәгыйфьләнүме?
Кыйммәтләр алышынган
Бәян иткән очракларның икесе, шөкер, әйбәт тәмамланган. Сабыйлар исән. Аларның сәламәтлегенә берни янамый. Ярый әле күршеләр уяу һәм игътибарлы булган. Әйткәндәй, Люба очрагында күршеләр әллә ничә тапкыр опека бүлеген, участковыйны чакырткан булганнар. Тик ишек ачучы булмаганга күрә, алар борылып кайтып киткән.
Лена Корчемкина кызын 2016 елдан алып табибларга күрсәтмәгән. Ләкин барыбер табиблар аның хәлен белергә тиеш булган. Димәк, табиблар үз эшенә җиңел караган. Кешеләр дә бер-берсенә битараф була бара. Интернет тулы гайбәт, төрле “йолдызлар”ның кая барган, нәрсә кигән һәм башка төрле имеш-мимешне без беләбез, ә менә стена аша кемнәр һәм ничек яшәгәнен белмибез. Бәлки, алар ярдәмгә мохтаҗдыр, матди да түгел, гадәти хәл белешүгә. Юк, үз эчебезгә бикләнгәнбез. Борыныбыздан ары берни күрмибез, ниндидер буш проблемаларга күмелгәнбез.
Кызганыч, әлеге яшьләрнең җиңел акыллылыгы да аптырата. Бала бит ул уенчык түгел, ул тере җан. Ул ярдәмгә, курчалауга мохтаҗ.
Ирина Гаращенко өчен ниндидер бер ир тормышының мәгънәсенә әйләнгән дә куйган. Баласы аңа кирәкмәгән. Кыйммәтләр алышынган...
Бу материалны язу җиңел булмады. Әледән-әле күз яшьләренә буылдырды. Ачлыктан кер юу порошогы ашаган сабыйны уйлап үкси-үкси тәгәрәп елыйсы килә...
Ташламыйк балаларыбызны. Алар безнең кайгыртуга шулкадәр мохтаҗ...
Автор : Ә.Шакирҗанова.
Читайте нас: