Барлык яңалыклар
Яшәеш
14 октябрь 2019, 17:36

Аналарның бөеклеген яши-яши аңлыйбыз

Кечкенә чагыбызда абыемның иртән торып, әнкәйне кочаклап елаганы исемдә. «Синнән алда мин үлсәм ярар иде», – дип иңгелдәп елады ул чакта. Төш күреп уянган булгандыр. Менә шулай балачактан әнине югалтудан куркып яшибез. Әмма тормыш законнары буенча барыбер алар алдан китә. Дөнья шулай яралган...

Боргынбашта гомер кичергән Зәмзәбилә апа белән Кәбир ага Хәмәтовлар биш бала тәрбия­ләп үстерә. Илүсә, Әлфиз, иге­зәк­ләр Рәлүзә һәм Рәвис, төп­чек­ләре Зәлфир. Шушы балаларны дөньяга ки­тергән Зәм­зә­билә апа «Ана медале»нә лаек була. Колхозда төрле эш башкара, тыл һәм хезмәт ветераны исемнәренә ия була.
Рәлүзә Шәемова әнисен сагынып искә ала. Әтисе, үпкәсенә салкын тиеп, пенсия яше­нә дә җитә алмый, яшьтән вафат була. «Улым, Рәвис, йортны ташлап читләргә китмә, әниеңә терәк бул», – дип васыять әйтеп калдыра ул. Әнисенә биш баланы берүзе аякка бастырырга туры килә. Кызлар кияүгә чыгып, чит җирләргә китә. Рәлүзә дә Яку­тиянең Мирный шәһәрендә яши. Әнисе белән хат алышалар. Хат саен күңел түреннән чыккан шигырь яза аңа әнисе.
Көтәм, кызым, саный-саный
Айларның араларын.
Син кайткачтын дәваларсың
Йөрәгем яраларын.
Рәлүзә әнисенең бер генә хатын да югалтмый, саклап бара. Шулай итеп, күп кенә ши­гырь­ләре дә туплана.
Төшләремдә
тагын сине күрдем
Карашларың мине чакыра.
Өннәремдә кайчак онытылып,
Йөгереп чыгам
юллар чатына.
«Әнием гел авылга чакырып яза иде. Тилмереп көткән вакытларында нигә кайтмадым икән», – дип үкенә Рәлүзә. «Әние­м аягын имгәтеп, биш ел урында ятты. Авылдашлар, күр­ше-тирә ярдәменнән калдырмады, авыл Советы биләмәсе, ветераннар советы рәисе гел хә­лен белеп тордылар, бәйрәмгә бү­ләкләр биреп зурладылар», – дип аларга рәхмәтле ул.
1923 елда туган Зәмзәбилә балачактан эшләп үскән, лента суккан, урман кискән, җирен дә эшкәрткән, малын да караган. Балаларына китап-дәфтәр алу, өс-башларын ныгыту өчен күпләп тавык асрап, йомыркасын Яңавыл базарында сатып, акча эшләгән. Зур бакчаны тутырып бәрәңге утыртканнар. Аның белән балалары да эшкә өйрәнеп үскән. Рәвис төп нигез янында гына яңа йорт тергезеп чыккан. Зәмзәбилә Гәрәйҗан кызы килене Әнфисә һәм улы Рәвис тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яшәп, 92 яшендә вафат була. Әнисе вафатыннан соң, Рәлүзә туып-үскән йортына кайта, аны төзекләндереп шунда яши. Газиз әнисен исенә төшермәгән көне юк аның. «Әнием бик күп гәзит-журналлар яздырып ала иде, аның бер хәрефен дә куймый укый. Кызыклы һәм кызганыч булган хикәяләрне ахирәтләре­нә дә сөйли торган иде. Ул картыебызны да тәрбияләп, соңгы юлга озатты», – ди ул.
Изге җаннар
җирдән китә икән.
Бәгырьләргә тагын кан сава.
Җырың гына
калдымы икән ни соң,
Соңгы ядкәр булып дөньяга?
Бу шигырьне ул әнисенең вафатыннан соң яза.
Аларны кат-кат укып, әнисе рухына хәер бирә Рәлүзә апа. Әйе, әниләребез янына исән чакта хәлләрен белешергә, кайтырга кирәк. Ә теге дөньяга киткәч, алар бездән дога гына өмет итә. Монысын да онытырга ярамый.
Фәрзәнә ИСМӘГЫЙЛЕВА.
Читайте нас: