Барлык яңалыклар
Яшәеш
18 октябрь 2019, 10:46

Бүгенге көннең Ромео белән Джульеттасы тотылган

23 июльдә өйләреннән чыгып качкан 14 яшьлек кыз белән 17 яшьлек егет алар.

Ангелина әнисе белән Төркиядә яшәгән. Әтисе янына Белоруссиягә кайткач, аның янына Самарадан Илья килгән. Үсмерләр социаль челтәрләрдә танышкан була. Ангелинаның әтисе очрашуларына каршы килгәч, алар качарга карар итә.
Әти-әниләре акылдан шашар хәлдә аларны эзләгәндә үсмерләр Белоруссия буйлап гизә. Аларны әле бер, әле икенче урында күреп калалар, ләкин тота алмыйлар. Ангелина белән Илья ташландык бакчаларда кунып йөри. Ильяның үзе белән 30 мең сум акчасы була. Алар ач тормый.
Бу хакта күптән түгел Андрей Малаховның тапшыруы да булды. Әллә шул ярдәм иткән, бүген үсмерләр тотылган.
Ә, бәлки, көннәр суыткач, үзләре кайтырга булгандыр...
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: