Барлык яңалыклар
Яшәеш
18 октябрь 2019, 10:49

Халитҗан абый

Авылда Халитҗан абый бар иде. Комбайнчы. Кызу канлы кеше дип сөйлиләр иде. Хәтта комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән бер малайга ачкыч та ыргыткан. Һәм тидергән. Маңгаена. Туган тиешлерәк кешесе булгач, эшне әллә ни зурга җибәрмәгәннәр инде. Аннан соң дәвере дә теләсә нинди вак-төяк өчен судлашып йөри торган түгел иде. Теге малай күпкән, канаган маңгаен тотып өенә кайтып киткән. Әтисе: “Олы кешенең әйткән сүзен тыңларга кирәк иде, тыңламагач, бик таман булган”, — дип нык кына тиргәгән, әнисе ярасын юып бәйләгән дә шуның белән беткән. Ә сүз калды. Җәй көне комбайнчы ярдәмчесе булып эшләү — төшемле генә нәрсә, акчасы да ару чыга, ашлыгын да бирәләр, ияреп тә кайткалый. Шулай булса да, Халитҗан абый белән эшләргә теләүче юк икән. Эзләп-эзләп тә беркемне дә тапмагач, таң тишеге белән миңа килгән бу. Бик икеләнеп кенә, чарасыздан гына риза булдым. Теге, маңгаена ачкыч эләккән малай миңа караганда яшькә дә зуррак, гәүдәгә дә тазарак иде. Шүрләтә бит инде.

Ләкин Халитҗан абзый бик акыллы, бик уңган кеше булып чыкты. Тынгысыз иде. Бер генә минутын да бушка уздырмас, арыдым дип тормас. Эт булып басудан кайтканнан соң да тагын ниндидер эш уйлап чыгарырга мөмкин. Аз гына яңгыр сибәләдеме, комбайннарны туктаталар. Кеше­ләр ял итә. Ә без урманга китәбез. Я баганалык, я кир­тәлек әзерлибез. Шул рә­вешле бер җәй эчендә минем дә, абзыйның да киртә-кураларын яңартып, койма тотып өлгердек. Икебезгә дә мунча салырлык агач әзер­ләдек. Һәм мин гомеремдә беренче кабат: “Эх, менә шушындый әтиең булсын иде”, — дип моңаерга мәҗбүр булдым.
Кызып китү, бер-береңә нәрсәдер ыргыту түгел, авыр сүз әйтешкәнебез дә булмады. Халитҗан абый шаяртырга, ирештерергә ярата иде, анысы.
— Карале, син кызлар янына барганда да шулай ар­тыңны сузып, тавык тотарга барган кебек барасыңмы ул? — дип йөрешемнән көлә.
Көтүдән дә алдарак өйгә килеп керә дә:
— Нәрсә, сыерың кереп уятыр дип йоклап ятасыңмы әллә, тор, яп-яланаяк малай, — дип юрганны ачып җибәрә. Әни таң беленердән үк эшкә киткәч, көтү куу минем өстә. Ә көтүең калса, бу — гарьлек. Шуңа мин, күзне тондырып, абзарга чабам. Тик абзый кеткелдәп каршы төшә.
— Ярый, көтүне кудым инде. Чәй эчеп ал да китәбез.
Кайчагында ихата почмагындагы җиргә сеңеп беткән сапсыз иске балтаны чокып чыгара:
— Бу балта монда нәрсә эшләп ята?
— Ну, белмим... Ята инде шунда...
— Синең булдыксызлы­гыңны күрсәтеп ята ул. Ал, мытымыда чарлап кайтырсың. Яхшы балта бу, менә ничек чеңләп тора. Үзеңнең күз юк инде, ә, шуны күрергә?
Кайчагында үчекләве үзәккә үтсә дә, үзе әйбәт кеше булгач, мин дәшмим. Кәеф кенә төшә. Сер бирмәскә тырышсам да бу сизеләдер инде, ул шундук кеткелдәп көлеп җибәрә:
— Ихи-хи-хи, ачуланма инде. Әйтеп кенә караган идем бит.
Мин аның шушы сүзен әле дә яратам. Шәп бит! Ул чакта да ярата идем, әлбәттә.
Мин ачуланмыйм. Чынлап түгел бит. Әйтеп кенә караган кешегә ачуланып буламыни?!
Кайчагында аның бу сүз­ләре ешрак та кабатлана:
— Һи, әйтеп кенә караган идем... Гафу ит инде.
Ачуланмыйм, әлбәттә. Га­фу итәм. Тик онытмыйм. Чөнки кешегә үзенең җи­теш­сез­лекләре турындагы сүзне әйтеп кенә карарга да ярамый. Ул сүз дөрес булса — бигрәк тә. Ләкин аның бу әйтеме миңа да йога. Үзенә дә, башка урыннарда да ялгышрак нәрсә ычкындырсам мин дә шуны кабатлыйм: “Һи, ачуланма инде, әйтеп кенә караган идем...” Файдасы тия.
Бермәлне Халитҗан абый кайдадыр киткән иде. Үзем генә суктым. Ул чорда чәм­ләнеп, бер-берең белән ярышып эшләү иде. Бункер тулды. Машина чакырам. Берәү якынлаша, ләкин бер “Колос” үзе аңа таба җилдерә, миннән алдарак эләктерергә тели инде. Ике уйлап тору юк. Мин дә, машинаны алданрак эләк­терергә дип тизлекне арттырам. Теге комбайнчы белән бер-беребезгә юл куярга теләмибез. Нәтиҗәдә, машинага алдарак өлгерәм, ә көндәшем минем копнительгә килеп керә. Ким дигәндә, ярты көнлек мәшәкать инде ике­безгә дә. Ремонтка төшкәч, Халитҗан абый каршылый:
— Күзең чыккан идемени, шулкадәр кыланмасаң?!.
— Һи, ачуланма инде, бер генә кыланып караган идем... — дим үзенә охшатырга тырышыбрак. — Гафу ит инде.
Ул да көлеп җибәрә.
— Ярый, әйдә, әнә теге иске комбайн янына. Тиз генә алыштырыйк та менеп китәр­без.
Бер-беребезне хөрмәт итеп эшләдек. Соңыннан да аралашып, хәл белешеп тордык. Ул минем иң хөрмәтле ос­тазларымның берсе булып калды. Сүзләре белән дә, эш-гамәлләре белән дә. Ә бермәлне сабантуйга дип кайткач, аның үлеме турында әйттеләр. Бүген җирлиләр икән. Сабантуй көнендә. Ни өчендер аның үлеменә ышанасы килмәде. Беркадәр тын гына ятар да:
— Һи, ачуланмагыз инде, үлеп кенә караган идем... — дип торып басар кебек тоелды. — Гафу итегез инде...
Тик ул бер сүз дә әйтмәде, кузгалмады да. Якыннарын моңсулыкка күмеп китеп барды.
Нишлисең, беребез дә мәңгелеккә килмәгән. Һәркай­сыбызның үз язмышы, үз тормышы, үз үлеме. Бермәлне минем дә сәгать сугар. Кемдер яхшы яктан искә алыр, кемдер хаталарымны, ялгышларымны күпертергә тырышыр. Ә ялгышлар бардыр... Ни генә әйтсәң дә күнегелгән гамәл түгел бит, мин бит әле бу дөньяда беренче тапкыр гына идем. Һи, ачуланмассыз инде, мин бит яшәп кенә караган идем. Гафу итәрсез инде...
Читайте нас в