Барлык яңалыклар
Яшәеш
21 октябрь 2019, 11:58

Гакыйкә корбаны – бала тугач Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт йөзеннән чалына торган корбан. “Гакыйкә” дип яңа туган баланың башында булган чәчләрне атыйлар. Йола буенча, гакыйкә корбаны чалына торган көнне баланың беренче чәчләрен алалар, шуңа күрә бу корбан китер

Гакыйкә корбанын чалдыру өчен аерым бер вакыт билгеләнгәнме?

Гакыйкә корбаны – бала тугач Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт йөзеннән чалына торган корбан. “Гакыйкә” дип яңа туган баланың башында булган чәчләрне атыйлар. Йола буенча, гакыйкә корбаны чалына торган көнне баланың беренче чәчләрен алалар, шуңа күрә бу корбан китерү шулай дип аталган да.
Хәнәфи мәзһәбе буенча, гакыйкә корбанын чалу – мөстәхәб, ягъни киңәш ителгән гамәл, ә калган өч мәзһәбтә – сөннәт гамәл.
Хәдисләрдә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең оныклары Хәсән һәм Хөсәен өчен корбанга берешәр бәрән китергәне хәбәр ителә. Һәм ул өммәтенә бала тугач, аның кыз яисә малай булуына карамастан, гакыйкә корбанын чалырга киңәш иткән.
Гакыйкәне бала туган көннән алып, ул балигълыкка җиткәнче чалырга була, әмма туганнан соң җиденче көнендә чалу мөстәхәб санала. Шушы ук көндә балага исем кушарга, чәчләрен алырга һәм баланың чәче авырлыгындагы алтын яисә көмешне сәдака итеп таратырга киңәш ителә. Әгәр балагыз әле балигълыкка ирешмәгән икән, сез гакыйкә корбанын чалдыра аласыз. Гакыйкәгә корбан итеп чалырга яраган теләсә нинди хайванны китерергә мөмкин.
Гакыйкә корбанының итен баланың әти-әнисе, башка туганнары, дуслары ашый ала, ә бер өлеше сәдака итеп таратылырга тиеш, дип яза “Аллаһым! Биргәнеңә мең шөкер!” төркеме.
Беҙҙе Яндекс Дзен лентаһында уҡығыҙ
Читайте нас: