Барлык яңалыклар
Яшәеш
23 октябрь 2019, 13:01

Өлешеңә төшкән...

Хәзерге буын һәр өлкәдә дә камил булырга омтыла. Камил, димәк, идеаль булу. Иҗтимагый басым гына түгел, үз-үзеңә таләпләр дә артты. Әмма идеальлек культы бик үк яхшы һәм дә файдалы түгел

Идеаль хезмәткәр, идеаль әни, идеаль дус... Ә менә идеаль хатын булып буламы? Була, әлбәттә, моның нинди авырлыгы булсын ди. Бары тик фигураң актриса Сальма Хайекныкы кебек булса, эштә карьера баскычы буйлап уңышлы үссәң, машина йөртә алсаң, балаларың караулы, өең тәртиптә, ирең кайтуына ашың пешкән, йөзең шат булса, аны гел гафу итсәң, тугры булсаң, йорт-кураң гөлбакчада утырса, вак-төяк белән хәләл җефетеңнең нервларын какшатмасаң, авызыңны чама беләп ачсаң, шулар кырына холкың да «мулла песиенеке» кебек булса. Шуларны булдыралсаң, син югарыда. Әмма боларны укыгач, чынбарлык түгел, ниндидер нәфис фильм сюжеты күз алдына килә.
Һәр ир идеаль хатынны үзенчә аңлый. Ә шулай да: «Иң яхшы хатын кайсы?», - дигән сорауга, (мәкалә язар өчен атап сорадым) биш ир-атның дүртесе: «Мин өйләнмәгәне», - дип җаваплады. Нишлисең, күршенең үрдәге дә каз булып күрәнә дигәне шулдыр инде.
Социаль челтәрләр бересеннән берсе матур хатын-кыз фотолары белән туп-тулы. Ул баш, ул төс. Кара, бу бичәкәй ничек килешле басып тора! Монысы да ничауа. Ничә ир-ат моңа лайк куйган! Кызыгалар, янәсе. Ә аның холкы нинди булуын кем белгән?!
Идеаль булуга омтылу – кешенең үз-үзенә ышанычы юклыктан килә ди психологлар. Ә менә фәлән оешмада эшләгән бер яшь хатынкай идеаллыкка омтылмый. Кемгәдер ошарга да тырышмый. Үзе теләгәнчә уңайлы итеп кенә киенә, бераз тулырак гәүдәсенә дә исе китми, һәрчак шат, канәгать. Үзен ничек бар , шулай ярата. Ә үзен яратканны, башкалар да ярата. Болай яшәгәндә, организмда серотонин белән дофамин – бәхет гормоннары бүленеп чыга, ди. Ишеткәнегез бар идеме?
Бер абзый шундый дөрес фикер әйтеп ташлады. Фикер генә түгел, тормыш асылын ярып салды: «Беренче хатын – Аллаһтан бирелгән. Ул синең әниең кебек була. Моны мин хатынымны югалткач кына аңладым. Чит-ятка, аеруча яшьрәк чакта, күз кыза инде ул. Ә яныңдагысын сакларга, кадерләргә кирәк икән».
Көчебезне, энергиябезне, гомумән, үзебезне үзебез үк уйлап чыгарган проблемаларга сарыф итмик. Башка сүзләр белән әйтсәк, ир белән хатын арасындагы уңай мөнәсәбәтне өстенлекләрдән һәм кимчелекләрдән торган «стартовый пактет» түгел, хәтта реаль тормыш белән син күзаллаган идеалның туры килүе дә түгел, ә бер-береңә яраклашып яшәү, үзеңне бераз яңадан тәрбияләү, аны бәхетле ясаган сыйфатларны үзеңдә булдыру. Гаилә союзында иң мөһиме тышкы кыяфәткә караганда эчке сыйфатларга ныграк игътибар бирү, аларны күрә белү. Син кемнедер бәхетле ясый аласың икән, ышан, син үзең дә чиксез бәхетле буласың.
Ә идаллар? Алар кино, мода күрсәтү, башка «күргәзмә»ләр өчен кирәк. Читтән карап узарга.
Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Читайте нас: