Барлык яңалыклар
Яшәеш
24 октябрь 2019, 12:59

30 елдан соң планеталарда яшәүче тере җаннарны күрәчәкбез

Бу хакта астроном, Кембридж университеты профессоры, 2019 елның 8 октябрендә Нобель премиясенә лаек булган Дидье Келозе хәбәр итә.

-Без техник яктан үсешеп бетмәгәнгә күрә генә башка планеталардагы тормыш белән таныша алмый торабыз. Киләсе 30 ел эчендә без башка планеталарда яшәүче тере җаннарны күрә алу дәрәҗәсенә күтәреләчәкбез, - дип чыгыш ясады.
Астроном 1995 елда беренче экзопланетаны (кояш системасыннан читтә тере җаннар яшәргә сәләтле планета) ачкан галим. Бүгенгесе көндә, ул инде 200 дән артык шундый планета барлыгын фәнни дәлилләүгә ирешкән.
«Өмет» сайтыннан
Читайте нас: