Барлык яңалыклар
Яшәеш
25 октябрь 2019, 15:32

Кар явачак, әзер булыгыз!

Киләсе сишәмбедән республикада сизелерлек суытачак.

Бу яллар һәм алдагы атнаның дүшәмбесе быелгы көзнең соңгы җылы көннәре булыр, күрәсең.
Сишәмбе иртәсе уфалыларны гаҗәпләндерергә тиеш – 0 градус көтелә. Бу көнне көндез дә 2 градуска кадәр генә җылытачак. Ә чәршәмбе 2 градус салкын һәм кар көтелә.
Ә әлегә бу ялларда 12 градус җылы вәгъдә итәләр. Шимбә явым-төшем юк, якшәмбе яңгыр яумакчы. Ул дүшәмбе дә дәвам итәчәк.
Атнаның беренче көнендә кичкә инде суыта башлаячак. Ә аннан соң инде кышны каршылый башларга әзер булыгыз!
Читайте нас: