Барлык яңалыклар
Яшәеш
25 октябрь 2019, 13:06

Мәктәптә каласы килмәгәч, маньяк белән куркыткан

Башкаланың Батыр урамында яшәүче үсмер кыз үзенә маньяк ташлануы турында хәбәр итә. Имеш, ул аның авызын каплаан, кычкырырга ирек бирмәгән. Хәбәр вацап аша тарала, маньякның фотосы да китерелә, хокук саклаучылар мигалкалы машиналарда урамнарны әйләнә...

Ул хәбәр безгә дә килде, шунлыктан баланы мәктәпкә генә түгел, класс бүлмәсенә кадәр озатып куйдым. Маньякның фотороботын телефонда саклап, аны шәһәр урамнарында, транспортта, кибетләрдә эзләп күз тонды...
Әлеге хәбәрне таратуга сәбәпче булган кыз бала белән хокук саклаучылар, психологлар аралашкан. Баксаң, бернинди маньяк та юк, фоторобот сурәте фейк булып чыккан.
Укучы кыз дәресләрдән соң мәктәптә калырга теләмәгән, "продленка" урынына үз эшләре белән буласы килгән, дип фаразлый белгечләр.
Бар бит "батыр" йөрәкле кызлар Батыр урамында...
«Кызыл таң» сайтыннан.
Читайте нас: