«Шөкрана догасын» укый ала.
БисмиЛләәһир—Рахмәәнир—Рахиииим.
«Әлхәмдү лиЛләәһи Раббил гәәләмиинә гәләә нигмәтил иймәән.
Әлхәмдү лиЛләәһи Раббил гәәләмиинә гәләә нигмәтил исләәм.
Әлхәмдү лиЛләәһи Раббил гәәләмиинә гәләә нигмәтил Куръәән.
Әлхәмдү лиЛләәһил ләзии җәгәләнәә мин үммәти сәййидил мүрсәлиин.
Үә нәшкүруһү гәләә мәә һәдәәнәә сәбиилә әһлил иймәәни үәл йәкыййн»
Бисмилләһир —рахманир—рахим.
Иман нигъмәтенә Аллаһка шөкер!
Ислам нигъмәтенә Аллаһка шөкер!
Коръән нигъмәтенә Аллаһка шөкер!
Безләрне рәсүлләр әфәндесе Мөхәммәт (галәйһис сәлам) өммәтеннән булдырганына Аллаһка шөкер!
Һәм дә безләрне иман вә нык инану әһеле юлыннан тугры итеп алып барганына без Аңа шөкер итәбез!
Шөкрана догасын иртән һәм кичен бер мәртәбә укыган кешенең иманы яңартылып торыр, гөнаһларына тәүбә булыр. Дөньядан ахирәткә иман белән күчәр, торачак урыны оҗмах булыр.