Барлык яңалыклар
Яшәеш
28 октябрь 2019, 21:43

Җырчы Валерия Стәрлетамактагы балалар дәваханәсенә нигә барган?

Билгеле җырчы Валерия Стәрлетамактагы балалар дәваханәсендә булуы турында социаль челтәрләрдәге битендә пост урнаштырган.

Узган атнада ул Башкортстанның Стәрлетамак шәһәренә концерт белән килгән иде. Чыгыш ясар алдыннан Валерия тормыш иптәше Иосиф Пригожин белән шәһәрнең Нагуманов урамында урнашкан балалар дәваханәсендә булган.
“Биредә махсус палаталарда авыр тормыш шартларында торып калган балалар яши. Медицина учреждениесенең социаль функцияләрне дә үз өстенә алуы гаҗәпләндерде. Яшьләре 6 айдан 6 яшькә кадәрге 9 бала бирегә төрле сәбәпләр аркасында килеп эләккән. Кайсысының әнисе баласыннан баш тарткан, кайсысының ата-аналары эчә һәм үз бурычларын үтәми, – дип язган Валерия. – Ата-аналары уйлап та бирмәгән бу балаларны күргәндә йөрәк сыкрый. Бу сабыйлар бик җитдиләр, сирәк елмаялар – аларның балачагы балаларча түгел. Аларның тормышына аз гына булса да шатлык китерәсе килде.
Ә бу постны мин әлеге проблемага игътибар җәлеп итү өчен урнаштырам. Кешеләр үзләренең нәселе өчен җаваплылык турында уйлансын өчен язам. Сабыйлар өлкәннәргә уенчык түгел...
Һәм, әлбәттә, балалар дәваханәсе персоналына үземнең соклануымны һәм хөрмәтемне белдерми кала алмыйм. Мондый кешеләр турында барысы да белергә тиеш”.
Чыганак: sterlitamakcity.ru
Фото: sterlitamakcity.ru
Читайте нас: