Барлык яңалыклар
Яшәеш
7 ноябрь 2019, 13:45

Хәлең ничек авыл?

Бүгенге көндә авылларда халык ничек яши?– дисәләр, мин, бик матур яшибез, дияр идем. Кодаш авылы да үсә, төзекләнә. Юллар түшәлә, урамнар якты. Урта мәктәптә 70 бала белем ала. Балалар бакчасында 25ләп бала тәрбияләнә. Быелгы уку елында 12 бала беренче сыйныфка керде. Клуб, китапханә матур эшләре белән билгеле.

Хәлең ничек, авыл?

Авылда быел тагын бер яңалык бар – сыерларны электркөтүче ярдәмендә көтүлибез. Былтыр олы бер Югары Кодашка ике көтү булса, соңынан мал саны кимү сәбәпле, берләштергән идек. 30-35 көнгә бер көтүгә чыктык. Авыл зур, урамнар күп, маллар теләсә кая кереп китә. Бу хәлдән чыгу юлын тапты егетләр. Акча җыеп, Уфадан электркөтүче алып кайттылар. Бригадир Рәсим Гәрәев, Рамил Сафин, үзебезнең оч ирләре җыелышып менә шундый зур эш башкардылар. Без кечкенә чакта әкият итеп сөйләгән көтүчесез көтү бездә хәзер. Рәхәткә чыктык, көн озын мал куалап йөрмибез. Үзең хәләл көч белән караган мал, аның сөте, мае, каймагы, эремчеге, катыгы, ите сыйфаты ягыннан да, матди яктан да отышлы бит ул. Көн саен кесәдән акча чыгарып сатып аласы түгел. Яшь гаиләләргә дә мал тотарга бөтен мөмкинчелекләр бар – печән, ашлык иркен. Иренми кара гына.
Венера Әхмәдуллина. Кодаш.
Читайте нас: