Барлык яңалыклар
Яшәеш
7 ноябрь 2019, 22:16

Республикада алты шәһәр генә яшәү өчен уңайлы

Башкортстанда 21 шәһәрнең 6сы гына яшәү өчен уңайлы дигән статуска ия булган. Шәһәр мохитенең сыйфат индексын Русия төзелеш министрлыгы “ДОМ.РФ” дәүләт компаниясе һәм “Стрелка” консалтинг бюросы белән берлектә 1114 шәһәр тикшергәннән соң тәкъдим иткән.

“Кече шәһәрләр” категориясендә яшәү өчен иң уңайлылары дип Дүртөйле һәм Агыйдел; “урта шәһәрләр” категориясендә – Сибай, Туймазы һәм Бәләбәй; “эре шәһәрләр” категориясендә Стәрлетамак аталган. “Яшел” зонага эләгү өчен Уфага 1 балл җитмәгән. Башкортстан буенча уртача балл 173. Иң күп баллны Дүртөйле җыйса, иң азы – Дәүләкәндә.
Әлеге тикшерүләр Русия шәһәрләренең нибары 24 % яшәү өчен уңайлы мохиткә ия булуын күрсәткән. Ягъни бөтен тикшерелгән торак пунктларының 262сендә уңайлы шәһәр мохите булса, калган 852сендә мохит уңайсыз дип билгеләнгән.
2024 елга шәһәр мохите индексының уртача әһәмиятен 30 %ка күтәрү һәм уңайсыз шәһәр мохите булган торак пунктлары санын ике тапкырга киметү планлаштырылган. Мондый максатлар Владимир Путин 2018 елда кул куйган указда билгеләнгән. Уңайлы шәһәр мохитен булдыруга 300 млдр. сум тоту каралган.
Чыганак: Башинформ
Фото: photogoroda.com
Читайте нас: