Барлык яңалыклар
Яшәеш
21 ноябрь 2019, 15:40

Взвод командирын төрмәгә озатканнар

Уссурийск гарнизоны хәрби суды хәрби частьләрнең берсендә призыв буенча хезмәт иткән солдатны үз-үзенә кул салырга мәҗбүр иткән 36 яшьлек өлкән лейтенантны 6,5 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган.

Офицер 2019 елда кул астындагы солдатларга карата физик кимсетүләр куллана. Бер солдат бу мыскыл итүләргә түзәлми үз-үзенә кул сала. Аны бик нык кыйналган эзләр белән урманнан табып алалар...
Судта ачыклануынча, өлкән лейтенант солдатка ашарга да, йокларга да бирмәгән, гел авыр эшләр эшләткән, һәр хатасы өчен кыйнаган...
Суд офицерны, шулай ук, хәрби званиесеннән дә мәхрүм иткән. Аның ике баласы бар.
Судья хөкем карарын укыганда һәлак булган солдатның әнисе күз яшьләрен тыя алмаган... Солдатның әтисе әйтүенчә, взвод командиры суд утырышлары вакытында үзен оятсыз тоткан һәм гаепсез булуын исбатларга тырышкан. “Күзләрендә шулкадәр усаллык, җинаять кылуында үкенече юк”, - дигән әнисе дә. Бары тик карар чыгыр алдыннан гына соңгы сүз бирелгәч ул солдатның әти-әнисеннән гафу үтенгән. Әйткәндәй, аның беренче адвокаты язма рәвештә гариза язып офицерны яклаудан баш тарткан һәм судка килмәгән.

Чыганак: ussurmedia.ru
Фото: ИА UssurMedia
Читайте нас: