Коръән мәҗлесенең тәртипләре
1.Йортка кергәч, дога кылыныр:Аллаһүммә рабби әнзилни мүнзәләм-мүбәракәү-вә әнтә хайруль мүнзилин. Мәгънәсе : Я Рабби, мине хәерле урынга индергел, Син хәерле урынга индерүчесең.
Шушы догадан соң кардәшләрнең хәл-әхвәлләре соралыр. Аннары динебез Ислдам турында вәгазь сөйләнер. Коръән мәҗлесләрендә мөмкин кадәр дөнья хәлләре турында сөйләшмәү яхшы. Чөнки дини мәҗлес буларак, күбрәк Аллаһы Тәгаләне зикер кылу хәерлерәк булыр. Бу вакыт вәгазь башланса, соңрак килгән кеше тыныч кына кереп утырып, вәгазьне тыңлауны дәвам итәргә тиеш. Әмма, ул вәгазьне бүлеп, башка кешеләр белән күрешеп, әйдәгез дога кылабыз, дип әйтсә тәрбиясезлеген күрсәтер. Вәгазь тәмам булгач, Аллаһы ризалыгы өчен тәһлил әйтелер. Бу эш шул рәвешле эшләнер: ЛӘ ИЛӘҺӘ ИЛЛӘЛЛАҺУ. Дип тәсбихны 99 мәртәбә тартабыз, 100 нчесе МҮХӘММӘДҮР-РАСҮЛҮЛ-ЛАҺИ, дип тәмам кылыныр. Аннан соң АЛЛАҺЫ Раббыбыз ризалыгы өчен Коръәни Кәрим укылыр. Әгәр сез Коръәнне дөрес, яхшы тәҗвид хөкемнәрен белеп укысагыз, ул чакта озынрак сүрәләр уку яхшы булыр. Мәсәлән «Йәсин», Тәбәрәк, «Әррахмән» һәм башкалар. Инде сез Коръәнне бик яхшы укымасагыз кыскарак сүрәләр уку дөресрәк булыр. Ягъни белдекле булып, зур хаталар җибәрү үзе гөнаһ булыр. Онытмагыз, Коръәннең һәр аяте Аллаһе Тәгаләнең сүзедер. 5.Коръән укыганнан соң, дога кылыныр. «Я Раббым, үзеңнең рәхмәтең өчен укылмыш Коръәни Кәрим шәрифләребезне кабул ит. Үзеңнең рәхмәтең өчен әйтелмеш тәһлил, тәсбихларыбызны кабул ит. Ошбу кылган гамәлләребез савапларын пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) нең рух шәрифләренә ирештер, атабыз Адәм(г.с), анабыз Һава (р.г.) рухына ирештер. Барча пәйгамбәрләрнең сәхәбәләренең, табигыннарның, әүлия, вафат булган остазларыбызның рухына ирештер. Я Раббым, ошбу мәҗлестә кылган гамәлләребезнең саваплары ошбу нигездән яшәп киткән (Фәлән улы, яки кызы) рухларына ирештер. Дөньялыкта белеп, һәм дә белми кылган гөнаһларын ярлыка. Караңгы гүрләрен якты ит, авыр туфракларын җиңел кыл. Я Раббым, үзеңнең рәхмәтең илә, пәйгамбәребез шәфәгатенә ирешергә насыйб ит. Бу дөньяда калган бәндәләреңә авырлык бирмә, җиңеллек бир. Тәннәребезгә сихәт, йортларыбызга бәрәкәт, бәндәләрнең күңеленә ныклы иман бир. Үзеңә гыйбадәт кылырга насыйб ит. Безләргә гыйлем яктылыгы бир. Әй, Раббымыз! Һәркем үзе турында хисаб бирәчәк, ул көндә мине, анамны вә атамны һәм барча мөэминнәрне гафү ит.
Шуның белән мәҗлеснең бер өлеше тәмам була. Мәҗлесләр нинди булса да Ислам шәригать кануннары нигезендә рәттән кешегә күрсәтү өчен садака һәм хәер өләшенмәс. Аллаһ Сүбханә Хак Тәгалә садака-хәерне бары тик фәкыйрь-мохтаҗлар өлеше дигән. Коръәни Кәримдә бары тик шундый кешеләргә генә садака бирергә боерган. Тамагы тук булган кешегә хәер-садака алуның хаҗәте дә булмас. Шуның өчен бит хәер-садаканы үзеңнән артканын гына бирергә кушыла. Ә инде мәҗлестә тамак туйдырып бер-береңә акча биреп, алыштырып утыру– бусы һич нинди садака булмас. Бу эш белән үзеңне дә кешеләрне дә алдарга кирәкми. Бу эш гореф-гадәт тә түгел. Аны акчага комсыз, иманы зәгыйфь булган кешеләр уйлап тапкан бер гамәлдер.
Мөселман календареннән алынды.