Барлык яңалыклар
Яшәеш
22 ноябрь 2019, 22:10

Татарстанда 13 яшьлек кызны кияүгә биргәннәр

Татарстанда җәнҗал купкан. Быел апрельдә Лашманка авылында яшәүче 13 яшьлек кыз һәм 28 яшьлек “халык имамы”, җирле мәчеттә ислам нигезләре һәм гарәп теле укытучысы Рәсүл Салиховның никахы теркәлгән.

Кыз баланың әнисе белдерүенчә, бу никах аның кызы бер каршылыксыз дини остазы янында икәүдән-икәү кала алыр, Коръән серләрен төшенү, аралашу өчен теркәлгән. Чын туйны алар кызга 16 яшь тулгач уйнарга планлаштырган.
Әмма кызның ата-аналарының һәм яшьләрнең бу карарларын опека бүлеге дә, түрәләр дә хупламаган. Рәсүл Салихов әле тикшерү изоляторында, ә Кәбирәнең әнисе (кызның исеме үзгәртелеп алынды. – Авт.) – өй арестында. Аларга каршы җинаять эше ачылган.
Чирмешән районындагы бу вакыйга җәмгыятьтә зур резонанс тудырды. Лашманкада Рәсүл белән Кәбирәне авылдашлары белә: “Көчләү булмады. Аллаһ алдында алар - ир белән хатын. Аларга түземлек һәм көч телибез”. “Яшьләр бәхетен челпәрәмә китерделәр. Рәсүл СИЗОда, кыз зар елый. Моннан кемгә файда соң?”
Дөрес, бу хәлгә тел шартлатучылар да бар: “Никах теркәлгән чакта кыз балага нибары 13 яшь булган. Ул ахырынача нәрсә кылганын аңлаган дисезме? Әмма 28 яшьлек имамның башы эшләргә тиеш бит!” “Нигә Урта гасырларга тәгәрәргә? Закон барысы өчен дә бертигез булырга тиеш”.
Кыз баланың әнисе Раилә Фәһим кызы да үз фикерен җиткерде: “Былтыр без Кәбирә белән гарәп телен өйрәнә башладык. Атнага ике тапкыр мәчеттә курсларга йөрдек. Кәбирә выездной лагерьларда катнашты, анда имамыбыз Рәсүл Салихов җитәкчелек итте. Алар, табигатькә чыгып, ислам нигезләрен төшенде. Лагерьда кызым, Рәсүлне күреп, аңа гашыйк булды. Бу бик акыллы, динчел, алладан куркучы яшь кеше. Аннары алар языша башлады. Миннән моның өчен рөхсәт сорады ул. Мин ризалаштым. Аннары кызым имам белән мәчеттә аралаша башлады. Тик дин кануннары буенча ир хатын белән икәүдән-икәү генә калырга тиеш түгел дип исәпләнә, якын туганы гына булмаса. Бер каршылыксыз аралашыр өчен Рәсүл Салихов никах укуны сорады, кызыбызның кулын сорады”.
Бу вакыйга көннән-көн яңа мәгълүматлар белән тулыланып тора. Тик, ничек кенә булмасын, миңа калса, бу коточкыч хәл. Чыннан да кирегә тәгәрибезме түгелме? 13 яшьлек балаңа никах укытуга ризалык бирергә буламы? Ә сез ничек уйлыйсыз, дуслар?
Чыганак: mk.ru
Фото: evening-kazan.ru
  • Читайте нас: