Барлык яңалыклар
Яшәеш
1 декабрь 2019, 23:00

Юлга сузылып яткан хатынны күрмәгән

Уфаның Калинин районында төнге сәгать уникеләр тирәсендә Машиностроительләр урамында бер водитель җәяүлене таптап үтергән.

БРның ЮХХДИдә хәбәр итүләренчә, Toyota Corolla автомобиле руле артындагы 22 яшьлек уфалы билгесез бер җәяүле хатын өстенә барып менә. Нәтиҗәдә карап торышка 35-40 яшьлек хатын авария урынында ук җан бирә.
Водитель сүзләре буенча, хатын юлда яткан булган. Шулай ук водительнең 2015 елда ук “права”сын алдыруы билгеле (машина белән идарә итүне исерек водительгә тапшырганы өчен).

Интернеттагы автомобиль төркемнәрендә исә мәрхүмә исереккә охшаган булган дип тә язалар. Имеш тә, ул, узгынчы берәр машинаны туктатып, попутка тотмакчы булган, әмма кайсыдыр моментта юлга сузылып яткан.
Дәүләт автоинспекторлары тикшерү эше башлаган.

Чыганак: bashinform.ru
Фото: БР ЮХХДИнең матбугат хезмәтеннән.
Читайте нас: