Барлык яңалыклар
Яшәеш
2 декабрь 2019, 18:05

Җирләү чыгымнарын Сибай хакимияте үз өстенә алган

Кичә, ягъни 1 декабрьдә, Чиләбе өлкәсенең Нугайбәк районында юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кешенең гомере өзелде. Аларның икесе – Башкортстанның Сибай шәһәреннән.

Чиләбе өлкәсенең Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, иртәнге сәгать 11ләр тирәсендә Южноуральск-Магнитогорски трассасының 152нче километрында “Хендай” һәм “Лада Ларгус” бәрелешә. Ике водитель һәм безнең ил автомобиленең ике пассажиры фаҗига урынында үлә. Тагын өч кеше дәваханәгә озатыла, аларның берсе, шулай ук – Сибайдан.

Сибай шәһәре хакимияте җитәкчесе Рөстәм Афзалов мәрхүмнәрнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. “Мәрхүмнәрнең гәүдәләрен җирләү урынына алып кайту һәм күмү эшләрен оештыру буенча бар чыгымнарны хакимият үз өстенә ала, – диде ул бүген Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә. – Магнитогорски дәваханәсендә булган каза күрүчеләргә дә кирәкле ярдәм күрсәтәчәкбез”. Зыян күрүчеләрнең хәле авыр дип бәяләнә.

Рөстәм Афзалов әйтүенчә, бу рейска Чиләбедән Сибайга кайтырга дип заказ бирелгән була. Шаһитлар билгеләвенчә, ике машина да тизлекне арттырган, әмма каршы полосага “Лада Ларгус” чыккан.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров легаль булмаган таксиларны тикшерүне оештырырга кушты.
Читайте нас: