Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әгәр мин ислам дине булсам, Гали аның ишеге», – дигән. Гали ишеге артында ниләр бар? Ә безнең ишекләр артында? Аның һәрберсен ачар өчен үзенә яраклы ачкыч кирәк. Ачкычны югалтырга да мөмкинбез, ә ишекне? Ишекләрне һәм аның артындагы язмышларны алмаштыра алмыйбыз.
Без дөньяга бер гөнаһсыз чиста күңел белән киләбез. Безне анда ни көтә, нинди язмыш – барысы да әни карынында 4 ай 10 көндә язылган була.
Ишек... Без балачакта бар ишекләр дә ачык иде, чөнки бөтенебез дә бертигез яшәдек. Хуҗалар ишеккә я чыра, я канат кыстырып, эшкә китәләр. Ә безгә: мин, энем Җәвит, якын дусларым Хөрмәт, Зиния өчен барлык ишекләр дә үзебезнеке иде. Уйный торгач, Нурзадәттәйләргә (инәйләр «тәй» дигәч, безгә дә «тәй» иде) йөгереп керәбез. Өстәл өстендә чүлмәк белән сөт, дүрт телем ипи. Без үскәндә иң кадерлесе ипикәй иде. Нурзадә әби Хөрмәт кенә кермәсен белеп, безгә дә өлеш калдыра торган булды. Күңеле нинди киң булган әбиебезнең. Ашап алгач, без тагын урамда. Арып-талып хәзер Гашкыйттәйләргә керәбез. Өстәлдә агач табак белән мич бәрәңгесе. Аның тәмлелеге! Әбиләребезнең бервакытта да ачуланганнарын хәтерләмим, ә бит зыян да салмый тормаганбыздыр. Рәхмәт аларга, урыннары оҗмахта булсын.
Ишек... Алда безне белем ишекләре көтеп тора иде. Өйдә кеше булмагач, инәй (мәктәптә мин аны «апа» ди идем) мине алты яшьтә укырга бирде. Инәйгә зур рәхмәтлемен: матур итеп язарга, китапка мәхәббәт уятканы өчен. Дәрестән соң калып, «Кече улның урамы», «Бакыйның күргәннәре» һәм башка әсәрләрне кычкырып укый идек. Володя Дубинин, яшь гвардиячеләр, Зоя Космодемьянскаялар белән башлангыч сыйныфларда ук таныш идек.
Ә алда институт ишекләре, укып кайткач, янә мәктәп ишекләре көтте. Мәктәптә укучылар күп, коллегаларым бик тырыш, бик тату эшләдек. Бу елларда укучыларым яшәгән өй ишекләрен күп тапкырлар ачып керергә туры килде. Бигрәк тә Миңнегали абыйлар ишеге истә калган.
Иҗтиһад ишекләре ачылып, дини китаплар укый башлагач, Хәбибҗамал әби һәм Фәнүзә апаның тормыш мәсьәләләрен тыныч ачыклауларын күреп, үземә нәтиҗә ясарга, сабакларын күп тапкырлар кулланырга туры килде. Хәбибҗамал әби бик дини, туры, үткер сүзле иде. Аны ни өчен «полковник» дигәннәрен яши-яши аңладым. Акъәбием әйткән сүзендә тора торган, дөньяның ачысын-төчесен күргән әби иде.
Әби белән Фәнүзә апа өстәл артында утыралар. Берсе «әнкәй», икенчесе «килен» дип, бер-берсен кыстый-кыстый чәй эчәләр. Балалы җирдә сер ятмый бит. Төпчек кызлары Зәйнәп йөгереп кенә керде дә: «Әле генә тиргәшәләр иде, әтинең кайтканын күргәч тә чәй эчәргә утырдылар», – димәсенме?! Шунда инде мәрхүмә Фәнүзә апа миңа бик кирәкле тәрбия сабагы бирде:
– Әнкәй белән без бер сүздән. Казан тирәсендә ике хатын-кыз кайнашкач, тавыш та чыгып китә. Әнкәй – улына, мин – тормыш иптәшемә бер вакытта да өйдә булган ыгы-зыгыны сөйләмибез. Аны да борчыйсыбыз килми. Ул да кушылса, эш зурга китә.
Иҗтиһад ишекләре ачылгач, бер риваять укыдым. Рәсүлүллаһ заманында Галикамә исемле егет булган, ләкин бик каты чирләп киткән. Мәңгелеккә китә алмыйча, газапланып ятканда Пәйгамбәребез әнисен чакырта һәм улына ризалык бирүен сорый. Әмма әнисе каршы килә. «Ни өчен?» – дигәч, әнисе: «Ул хатынын өстен күрде», – ди.
Менә мин Хәбибҗамал әбинең шушы риваятьне белүенә иманым камил. Бу гаилә үрнәгендә мин сабырлык никадәр кирәк сыйфат икәнен аңладым. Гаилә таралмасын өчен түземлек, татулык, хөрмәт кирәклегенә төшендем.
Хатын-кызлар советын җитәкләгәндә булган тагын бер вакыйга истә калган. Ә. апа белән кызы килеп керделәр дә, кияүнең эчеп кайтып, өйдән кызын куып чыгаруын, бәләкәй улы белән калуын, баланы бирмәвен елый-елый сөйләделәр. Менә тагын бер ишек. Бу ишек артында ни хәл? М. хәлне ничек аңлатыр, күңел ишеген ачар өчен ачкыч ярата алырмынмы? Бу сорауларга җавап эзлим.
Өй чиста. М. керогаз өстендә улына сөт кайнаткан, шешәдән баланы имезеп утыра. Колготкиларын юып элеп куйган. М.: «Апа, бер сүз әйтә алмыйм. Үпкәли дә, әбигә китә. Әгәр тагын бер кабатланса, ишекне ачалмаслык итеп бикләп куям», – ди.
Их, мин әйтәм, боларга Хәбибҗамал әбинең киңәшләре кирәк иде. Минемчә, хатын белән ир бер-берсеннән идеал сыйфатлар көтәргә тиеш түгел, бернинди кимчелеге булмаган, камил кешеләр дөньяга әле тумады һәм тумаячак та, дип аңлатырга тырыштым. Аңладылармы-юкмы, моннан соң аларның ишеген ачып керергә туры килмәде.
Менә шулай икән, без дөньяга килү белән, «сынау ишекләрен» ача-ача, дөнья куабыз. Һәр үткән көн, һәр мизгел, һәр сулыш безне соңгы ишекләребезне ачып керүгә якынайта. Яшәү – ул күңел сафлыгы. Тормыш көтәр өчен Акъәбиләребезнең киңәшләренә мохтаҗ булуыбызны аңлау да кирәктер.
Фәрзәнә Хатыйпова.
Чургылды.