Шулай, ныклап караңгылатканчы дип, ашыга-ашыга атлыйм. Юл читендә ныкча гына гәүдәле бер апа басып тора. Килешли үк сизәм, нидер сорарга тели. Машина тоткан кебек, кулын болгап туктатты. Белмәгән кешене, алкаш, дип тутырып әйтә алмыйм, әмма эчү белән мавыккан хатын булып чыкты бу. Андыйлар чакрымнан сизелә: күзләре шешенгән, йөзе кара, нурсыз, калтыранап тора, сасы ис килә... Яше 60-65 яшьләр чамасыдыр. Эчкән кеше ни сорасын?! Каты махмырдан булуына карамастан, акча бирмәдем.
Янә бер атнадан мин бу апаны мәчеттә очраттым. Аек, юынган, ипле итеп киенгән. Мамык шәл, ак бияләйләр, калтыранмый да, әмма йөзе барыбер эчкеченеке. Ул танымады, ә мин аны куып тотым. «Апа, терелдегезме?» – дидем. Зәһәр сәерсенеп караган булды. «Сеңелем, мин сезне белмим», – диде. Ни өчен хатын-кыз мондый түбәнчелеккә төшә? Сорауга бу апа мисалында җавап табып булмасмы, дип артыннан калмадым. Сүз артына сүз ялганды, мин дә шул якка кайтам, дигән булдым.
Эчкече кеше көндәлек язып барыр дип кем уйлаган? Менә минем кулда калын гына таушалып, тапланып беткән дәфтәр. Ачып уку түгел, тәүдә кулга алырга да шикләндерде. Безнең халык бит, гадәттә, эчкечене икенче сортлы кеше итеп кабул итә, аңардан ераграк тора, күрмәмешкә салыша, аның сәбәбен ишетәсе дә, аңлыйсы да килми. Тик торганнан гына беркем дә эчкечегә әйләнми. Дөресме, дөрес түгелме – һәркемнең үз сәбәбе. Кайчакта аңларга авыр булса да.
Көндәлектәге язмаларны бер мәкаләгә сыйдыру мөмкин түгел, ә кайберләрен язып үтәм.
«... Ирем тагын ару гына салмыш булып кайтып керде. Котырынган. Керә-керешли сүгенә, җикеренә. Ярый әле балаларны күршеләргә кертеп куйган идем. Үзем тәрәзә аша сикереп чыгып котылдым. Бер сукса, үлерсең дә котылырсың, ә балалар. Алар бит ятим кала!
Төнлә түзмәдем. Өйгә кайттым. Җан-тын белми йоклый. Күлмәгеннән хатын-кыз хушбуе исе аңкып тора. Бу беренче очрак түгел: ул инде күптән эчә, күптән башкалар белән чуала. Ә миңа ни эшләргә? 15 июнь».
«Кичә мине ирем: «Син юньсез, син колхоз хатыны. Бергә йоклау түгел, кырыңа якын барырга чирканчык», – дип тиргәде. Нишлим соң, берсеннән-берсе кече өч бала белән өйдә утыргач. Өстәвенә: «Башка бичәләр кебек бер рюмка аракы да эчә белмисең бит», – диде. Монысына аеруча ачуым килде. Мин дә эчә башласам! Июль».
«Алдым мин ул аракыны. Өстәл уртасына куйдым. Аш пешердем. Үземчә матур киенеп, аның эштән кайтуын көттем. Кайтты. Аптырады. Аш белән бергә бер яртыны икебезгә чөмереп куйдык. Бернинди романтиканы да хәтерләмим. Уянып киткәндә, көндезге унбер иде. Ул күптән эштә, балалар ач, башым чатный. Башкача мәңге эчмәячәкмен! 2 август».
«Көн аралаш тавыш, елаш. Аерылам, дип куркыткан булам да, ә кая барыйм? Һаман түзәм. Әмма бер чиге булыр. Үзе тагын, иртәгә кунакка барабыз, өс-башыңны карап куй, диде».
«Дөрес әйткән икән ирем, аракы кайгыны баса, хәлемне бераз җиңеләйтә. Ул эштән кайтып керми, кайтса да тыныч төн юк. Иптәшләрем дә барысы да эшли. Күңелемне аракы белән күрә башладым. Азагы ничек булыр, үзем дә куркып куям... 24апрель».
«Аерылышканга да ике ел узып киткән. Балалар кызганыч, «әти» дип кенә торалар. Әтиләре дә бик ярата шул аларны. Мине генә яратмады. Балалар мине: «Эчүеңнән җиләдек, без синнән оялабыз», – дип тиргиләр. Менә ант итәм: монысы соңгы ярты, иртәгәдән эчмәячәкмен. 3 октябрь».
«Бүген нинди көн икән ул? Тышта тамчылар тама. Җылыдыр, ахры. Көндәлек, сине кулга алмаганга да бик озак булган бит. Балаларым ни хәлдә икән. Бу ялга кайтып, хәлемне белмәсләр микән? Кайтмаслар шул. Дәваханәгә дә салып карадылар, әбиләргә дә йөрттеләр. Ходаем, нигә һаман туктаялмыйм соң?! Нигә син дә булышмыйсың??? Көнне белмим. Яз».
«Мин пенсиягә чыктым. Идән юучы булып эшләгән кешенең пенсиясе зур түгел инде, ачтан үлмәслек кенә. Ирем килеп китте, ике елга бер тапкыр. Чукынчык, егетләр кебек, ә мин аның кырында – кортка».
«Чираттагы запойдан да исән калдым. Монысы бигрәкләр дә авыр булды. Башкача эчмим. Ярый балаларым бар. Үзләренә кунакка чакыралар. Ничек барыйм, киленнәр бит мине яратмый.
Гомерем заяга узды, бер рәхәт күрмәдем, шунысы аяныч. Мин бу дөньяда да тәмугта, тегесендә дә оҗмах күрмәм инде».
Шул урында туктап торыйк. Бөтен эч серләрен гәзит битендә ачып салу дөрес тә булмас. Бу меңләгән эчкече тарихының берсе генә. Ә андыйлар күпме! Мин барыбер соравыма җавап таба алмадым: һәркемнең үз дөреслеге һәм ялгышы.
Көндәлеген тапшырырга барганда ул бер карават булып йоклап ята иде. Чираттагы «ычкынуы»дыр, мөгаен. Чәйнеге кайнап утыра. Вакытлыча килеп кергәнмен. Уятып торуның файдасы юк, дәфтәрен өстәлгә салдым да, чыгып киттем...
Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.