Барлык яңалыклар
Яшәеш
8 декабрь 2019, 23:35

Рәфиснең хәле җиңеләйгән

Онкология авыруыннан интегүче һәм чарасызлыктан Сәламәтлек саклау министрлыгы каршында үз-үзен үтерергә ниятләгән Рәфис Әхмәтгәрәевны 21нче дәваханәгә салганнар иде.

Алга таба ялкынсыну килеп чыкмасын өчен яңа операция эшләргә булганнар. Аны колопроктология бүлеге мөдире Андрей Куляпин һәм табиб-колопроктолог Максим Герасимов уздырган.
"Барысы да тиз һәм яхшы узды. Табибларга зур рәхмәт, алар үз эшенең чын профессионаллары! Хәзер хәлем бераз гына булса да җиңеләер дип өметләнәм", - дип белдерә Рәфис.

Билгеле булуынча, әлеге хәлне сәламәтлек саклау министры Максим Забелин шәхси контрольгә алды.
Читайте нас: