Барлык яңалыклар
Яшәеш
9 декабрь 2019, 23:20

“Кара җомга” нинди була?

Заманалар үзгәрде. Товарны көчләп тагалар. Ташламалар, көтәргә товар бирүләр, бер хакка ике әйбер тәкъдим итүләр адым саен. Аерым көннәрдә супермаркетлар ташламалар ясый, халык шуны көтеп йөри.

Бөтен дөньяда “кара җомга” белән саташалар. Ул хакта реклама белән бөтен дөнья тулган. Бу көнне бөтен кеше кибет ачылуны түземсезлек белән көтә, күк капусы ачыла диярсең, валлаһи... АКШта Ходайга рәхмәт уку (День Благодарения) бәй­рәменә багышлап кибетләрдә бик зур ташламалар ясау (җомга көнне) тора-бара безгә дә килеп җитте. “Кара җомга” дигәне нәрсәне аңлата соң? Ул көнне юлларда үтә алмаслык тыгыннар, кибетләрдә баш сыймаслык ифрат зур чиратлар барлыкка килә. Өстәвенә, ыгы-зыгыдан файдаланып кемнәрдер кешеләрне талый, чиратларда кысылып күпләр каза күрә, үлүчеләр дә була. Шуңа бу көнне “кара җомга” дип атаганнар.
Һәр “кара җомга”да дөньяда сату күләме 600 процентка арта. Бу уңайдан лидер – Америка Кушма Штатлары. Бу көнне анда сәүдә итү 2103 процентка арта. Сатучылар моңа ничек ирешә? Бу чыгарылышта сүз шул хакта.
"Кызыл тан"сайтыннан.
Читайте нас: