Барлык яңалыклар
Яшәеш
11 декабрь 2019, 11:30

Көзгегез парланамы?

Һәркемнең юыну бүлмәсендә көзге бар. Аны озак еллар буе өр-яңа итеп ничек саклап була?

Юыну бүлмәсе бөркү булу сәбәпле, андагы көзге бик еш парлана. Күпләр моны ничек бар, шулай кабул итә.
Ә бит мондый хәлне булдырмауның бик гади ысулы бар. Моның өчен теләсә нинди шампуньне алыгыз да көзгегезгә бөркегез. Аннары тастымал белән корытыгыз.
Болай эшләгәндә көзгегез озак вакыт парланмас. Димәк, сез көзгегез белән озак еллар куллана алачаксыз.
Читайте нас: