Студент чаклар. Ялга кайттык та, иптәш кызларым белән кич чыгарга булдык. Көзге караңгы кич. Мәдәният йортына таба атлыйбыз. Алда бер баганада ут яна. Аның төбендә кечкәй генә бер әбекәй кулларын артка куйган да, башын икенче якка борып басып тора. Без аптырап аның янына бардык. Иптәшем: «Апа, сезгә ярдәм кирәкме?», -дип кулын җилкәсенә куюы булды. Теге әби ямьсез тавыш белән кычкырып безгә борылып карады, ә йөзе курчакныкы иде. Шул кадәр курыктык. Без дә кычкырышып алга йөгердек. Күпмедер узгач, артка борылып караган идек, беркем дә юк. Юк, дип тә әйтеп булмый, чылбырлы бер эт шул урыннан йөгереп канауга төшеп китте.
Икенче көнне әнигә бу хәлне сөйләдем. Бу урында кайчандыр бер әбекәйне үтергәннәр һәм аның каны шунда аккан булган икән. «Аның җаны булмагае», - дип куйды ахырда әни. Булмас димә, дөнья бу.