Барлык яңалыклар
Яшәеш
29 декабрь 2019, 10:05

Элвин Грей Казан хосписындагы балаларны Яңа ел белән котлады

Яңа ел алдыннан һәр бала да могҗиза көтә. Анжела Вавилова фонды Казан хосписында авыру балалар өчен чын могҗиза тудырды. Волонтерлар мөмкинлекләре чикле балалар өчен бик күп бүләкләр җыйды. Аларны Кыш Бабай һәм Кар Кызы таратты. Ә Казан хосписындагы балалар өчен Элвин Грей концерт куйды.

Хастаханә клоуннары Ольга һәм Денисның эш көне иртә таңнан башланды — алар Кыш Бабай һәм Кар Кызы булып киенеп, авыр балаларга бүләк өләшергә китте.
12 яшьлек Лилия гаиләдәге бердәнбер бала түгел, аның абыйсы бар, ә күптән түгел сеңлесе дә туган. Лилиянең тумыштан булган авырулары турында әти-әнисе башта белмәгән.
«Кызыбызның сәламәтлеге белән проблемалар булуын без аңа бер яшь тулгач, тора-бара гына белдек. Берничә табибта — эндокринологта, генетикта, невропатологта булдык. Һәрберсе үз диагнозын куйды», — дип сөйләде әнисе Альбина Миңнуллина.
Кыш Бабай белән Кар Кызы килгәч, Лилия бик куанды. Клоуннар гитара уйнап, кыз белән бергә яңа ел җырлары җырлады, соңыннан аңа баллы бүләкләр тапшырды һәм истәлеккә фотога төштеләр.
Әнисе тамашаның Лилиягә бик ошаганын әйтте. Кыш Бабай һәм Кар Кызы китүгә үк бүләкләрен ачып караган.
Читайте нас: