Барлык яңалыклар
Яшәеш
4 гыйнвар 2020, 23:50

ЧҮПНЕ ИКЕГӘ АЕРЫП ҖЫЯЧАКБЫЗ

Милли проектлар һәм стратегик үсеш буенча совет утырышында вице-премьер Алексей Гордеев Русия төбәкләренең барлык торак пунктларында чүпләрне аерып җыю 2020 елда каты калдыклар белән эш итү реформасының төп мәсьәләсе булып торачак, дип хәбәр итте.

Реформаның төп күрсәткечләре “Экология” милли проекты паспортында билгеләнгән, 2024 елда эшкәртүгә көнкүреш калдыкларының 36 проценты китәргә тиеш. 2019 елда бу сан 7 процент тәшкил иткән.
“2020 елдагы төп максат – илнең барлык торак пунктларында да каты коммуналь калдыкларны аерып җыюны җайга салу”, - диде Гордеев.Русиянең Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы планы буенча, беренчел этапта калдыкларны ике - “юеш” һәм “коры” - контейнерга бүлеп җыюны тәэмин итү каралган. “Коры” калдыкларны – кәгазь, пластик, пыяла, металлны – икенчел эшкәртү каралган, ә “юеш” органик чүпләр утильгә озатылачак.
Фото twitter.com
Читайте нас: