Тәтешле хәбәрләре
+21 °С
Облачно
Telegram
VK
МАКС
Телефоны доверия
Тат
Рус
Яшәеш
9 Января 2020, 12:30
Армия урынына җәһәннәмгә эләгермен дип уйламадым...
Чита өлкәсендә 8 хезмәттәшен атып үтергән Төмән егете Рәмил Шәмсетдинов тикшерү изоляторыннан ачык хат язган. Ул һәлак булучыларның әти-әниләреннән гафу үтенгән.
Добавить в предпочтительные источники Google
“Мин хезмәт итәргә, Ватанны сакларга, хезмәтемнән соң тормышымны армия белән бәйләргә теләдем. Ләкин шундый җәһәннәмгә эләгермен дип уйламадым. Беркая качып та, зарланып та булмый иде”.
Шәмсетдинов үзен кулда тота алмавы һәм мондый кискен адымга кайчан барырга уйлавын аңламый калган. “Башка юл юк иде, мин мыскыллауларга түзә алмадым. Бер мизгелдә үземне саклау инстинкты уянгандыр инде. Мин хәзер генә кешеләргә нинди кайгы китерүемне һәм үземнең тормышымны сындыруымны аңлый башладым”, – дигән ул. Бу авыр хәлдә аның әтисенә ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдергән.
Автор : Әсәдуллина Эльвира
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/inayat-m-za/Armiya-urinina---nn-mg-el-germen-dip-uylamadim-67596/
Фото: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/inayat-m-za/Armiya-urinina---nn-mg-el-germen-dip-uylamadim-67596/
Читайте нас
MAX
telegram
вк
ок
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"