Барлык яңалыклар
Яшәеш
9 гыйнвар 2020, 21:20

Хатын-кыз ире өчен өченче урында булырга тиешме?

Ирина Хакамада хатын-кызларга киңәшләр биргән.

Сәясәтче, икътисадчы, дәүләт эшмәкәре, журналист, публицист Ирина Хакамаданы күпләр белә. Кайчандыр какча гәүдәле, тыныч холыклы бу хатын бик күп ир-егетләр белән берьюлы илнең сәясәтен күтәрүдә зур тырышлык салды.
Күптән түгел Хакамада "Деньги не пахнут" каналындагы интервьюда гаилә турында фикерен белдерде.
"Хатын-кыз ире өчен өченче урында булса, гаилә нык булачак", - ди ул.
Ире өчен һәрвакыт беренче булырга теләгән хатын-кызлар, әлбәттә, бу фикер белән риза түгел.
"Ир-егет - табигате буенча аучы. Ул һәрвакыт нәрсәдер яуларга тырыша. Шуңа да эше аның өчен беренче урында. Икенче урында - дуслары. Алар белән генә ул үзен ничек бар, шулай тота ала. Алар аңа охшаш. Өченче урында - сөйгәне. Яңа гына өйләнгән ир тәүдә хатынын икенче урынга куярга да мөмкин, әмма берникадәр вакыттан ул барыбер өченчегә калачак. Хатын-кызлар шуны аңласын һәм кабул итсен иде", - дигән ул.
Фото: 24smi.org
Читайте нас: