Барлык яңалыклар
Яшәеш
9 гыйнвар 2020, 17:35

Тавыкларны кем ашаган?

Чупакабрага ау: тавыкларны үтерүче капканга эләккән.Салават районында тавыклар бугазын чәйнәгән, аларның канын эчкән ерткыч җәнлекне капканга эләктергәннәр. Җирле халык сөйләвенчә, билгесез җәнлек узган елның октябреннән Калмаклар авылында яшәүчеләрне интектергән. Төнлә килеп тавыкларга һөҗүм иткән, башларын өзгән һәм канын эчкән.

«Ике күршенең дә бөтен тавыкларын үтереп бетерде, декабрь аенда безгә ияләште. Дүрт тавыкның бугазын чәйнәп китте. Без капкан куярга булдык һәм менә, ниһаять, ерткычны тоттык. Зыян салучы бу җанварны чупакабра дип уйласагыз, юк, аучылар аны чәшке дип билгеләде», - дип сөйли авылда яшәүче Айгөл.
Гаҗәп түгел, чөнки Калмаклар авылы Юрүзән елгасы ярында урнашкан, анда чәшкеләр күпләп яши икән.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/Taviklarni-kem-ashagan-67605/
Читайте нас: