Бүгенге 80-90 яшьлек әби-бабайларны без, сугыш чоры балалары, дип йөртәбез. Аларның байтагы сабый чакта ук ятим калган, «әти» сүзен әйтергә тилмереп яшәгән, бәхетле балачакларын сугыш урлаган. Кайберләре, кечкенә булу сәбәпле, атасының йөзен дә хәтерләми, ә кайберләре әтиләре һәлак булганда хәтта тумаган да булган... Алар ана назын да бик аз татыган, чөнки бөтен тормыш йөге тылдагы хатын-кызлар иңендә булган бит. Үзләрен дә тормыш бик иртә чүкеп өлгерткән.
Югары Тәтешле авылында кызы Венера тәрбиясендә гомер кичерүче 94 яшьлек Сания апа Закированың (Гыймаева) да балачагы, яшьлек еллары шундый ук меңләгән язмышның берсе. Безнең өчен меңләгән, ә эченә керсәң!..
Ничек кенә авыр булмасын, нинди генә сынауларны үтәргә туры килмәсен, Сания апа тормышка елмаеп бага, аның шатлыклы якларын күбрәк күрергә тырыша. Бәлки озын гомерле булуының сере дә шундадыр.
Сугыш чыкканда ул 7нче сыйныфны тәмамлаган була. «Фашистлар илебезгә ут ачты» дигән кайгылы хәбәр бик тиз тарала. Аның бертуган абыйсы Кадим тәүгеләрдән булып хәрби комиссариатка бара. Бик укымышлы, башлы егетне тәүдә Бәләбәйгә өлкәннәрне хәрби-санитар эшкә укытырга җибәрәләр. Ә сугышка ул 1942 елда барып эләгә. Артиллерист Кадим Гыймаевтан туганнарына килгән «Сталиногорскта окопта ятабыз» дигән хаты соңгысы була – ул хәбәрсез югала.
Шулай бер ел үтеп китә. Сания апа, мәктәпне ташлап, эшкә керергә уйлый. Яшь, актив кызларны торф эшенә җибәрергә карар кылалар. Бу вакытта әтисе Гыймадрислам колхозда атлар караган була. Әтиле-кызлы берсе торф бассейнына, икенчесе сугышка атлар озатып, олы юлга чыга. Куеда станциясендә бер атна поезд көтәргә туры килә аларга. 1943 елның апрелендә алар икесе ике якка юллана.
Сирәк кенә килгән хатлардан Гыймадрислам абыйның атларны фронтка кадәр озатып баруын, алар белән Сталинградка снарядлар ташуын аңлый алар. Шуны язып үтү кирәк: озак еллар Гыймадрислам абый хәбәрсез югалганнар исемлегендә була. Күптән түгел аның исем-шәрифен «Память. Башкортостан» китабыннан табалар.
Хатирәләре Сания апаны тагын үзенең яшьлегенә күчерде. Иптәш кызлары белән товар поездына эләгеп, Чиләбегә бер атна бара алар. Баракларда яшәп, ике ел торф чыгара. Үткер кызны бик тиз бригадир итеп тәгаенлиләр. Аның бригадасы һәрчак алдынгылар исемлегендә була. Хәтта ун көнлек ял путевкасы белән дә бүләкләнә.
Менә шулай чебен-черки арасында тездән сазлыкка батып торф чыгарган, ачы таңнан караңгыга кадәр һәркем үз участогында соңгы көчен түгеп, Бөек Җиңүне якынайткан. Ачлыктан хәлсезләнгән, йокыны оныткан, өшегән, укуны сукага, тырмага алмаштырган, сөйгән яры урынына мылтык кочаклаган, өчпочмаклы кара кайгылы хәбәр алып сыгылган, ләкин сынмаганнар язмышы алдында мең рәхмәтләр укып, баш иярлек.
1944 елның ахырында Сания Закирова туган якларына әйләнеп кайта. Инде сугыштан соңгы чор авырлыгы башлана. Илне янә аякка бастыру кирәк. Урман кискән, апробатор, агроном, авыл хуҗалыгы бүлегендә дә эшләгән ул. Сугыштан исән-сау кайткан Шамил Закиров белән гаилә корып, бер ул һәм кызга гомер бүләк иткәннәр. Сөйгән ярын калдырып, әнисе кушуы буенча бер күрмәгән кешегә кияүгә чыкса да, сабыр итә белгән, акыл белән эш иткән ул. Хис-тойгыларны йөгәнли белү дә бик азларга хас шул. 47 ел дус-тату яшәгәннән соң, тормыш иптәше бакыйлыкка күчкән.
Сугыш тәмамланганга да 75 ел узып бара. Әмма аның дәhшәте – көл булган шәhәр-авыллар өстендә, яу кырыннан кайтмый калган ир-егетләр, әти-бабайлар каберлегендә. Аның сары сагышы – әтисезләр йөзендә. Алар сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык-ялангачлыкның ни икәнен татып үскән. Алар –утлы елларда туган балалар. Шуңа күрә сабыр, нык алар.