Барлык яңалыклар
Яшәеш
22 гыйнвар 2020, 12:25

Тел – Аллаһы Тәгаләнең әманәте

Мәктәпләрдә татар теле сәгатьләре кимеп барганда, мәчетләр тел сагына бастылар. Татарстанда Аллаһы Тәгалә йортларында вәгазьләрне гел татар телендә генә сөйләргә тырышалар. Удмуртиядә ничек?— Ижау мәчетләренә татарлар гына түгел, ә башка милләт кешеләре дә күпләп йөри. Рес­публикалардагы башка мәхәлләләргә татарлар күбрәк килә. Авылларда вәгазьләр татар телендә укылса, шәһәрләрдә ике телдә укырга тырышабыз. Мәсәлән, Воткинск шәһәрендә, Сарапулның “Элеконд” районында урнашкан мәчеттә татар телендә вәгазь сөйләүнең мәгънәсе юк диярлек. Чөнки анда я татарлар юк диярлек (Воткинск), я анда телне онытып бетергән яшьләр йөри (Элеконд). Кызганыч, җөмһүриятебездәге халкыбызның күпчелеге татар телен камил белми. Шулай да Ижауның Җәмигъ мәчете белән «Иман нурында» татар теле вәгазьләрнең яртысыннан да ким булмый. Үзәк мәчеттә татар теле күбрәк кереш сүздә һәм догалы өлешендә була.

— Вәгазь сөйләр өчен имамнар үзләре дә татар телен яхшы белергә тиеш. Бездә хәзрәтләр татар телен беләме?
— Кызганычка каршы, бүгенге көндә, гомумән, имамнарга кытлык бар. Аеруча, ераграк районнарда, авылларда бу хәл күзәтелә. Әгәр дә регионга эшләргә килергә теләгән яшь имамнарга татар телен дә белергә кирәк дигән шарт куйсак, алар бирегә килмәскә дә мөмкиннәр. Шунысы сөендерә: яшь хәзрәтләр туган телләрен кечкенәдән өйрәнеп үсмәгән булсалар, алар аны хәзер өйрәнергә тырышалар. Кемдер татар телен бераз белсә дә, вәгазь сөйләргә тел байлыгы җитми. Алар үз өсләрендә эшлиләр, бу мактауга лаек.
Әлегә күпләр диндә милләт юк, милләтне саклаган өчен кыямәт көнендә әҗер-савабы булмаячак дип уйлыйлар да, бу мәсьәләгә артык игътибар бирмиләр. Болай уйлау дөрес түгел. Тел – Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән әманәт. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Мин сезне халыклар һәм кабиләләр итеп кылдым, бер-берегезне өйрәнер, бер-берегез белән танышыр өчен”, — ди. Раббыбыз безне төрле халыкларга бүлгән, төрле телләр, төрле мәдәниятләр биргән. Башкаларга үз халкыбыз турында сөйләр өчен иң беренче чиратта телебезне дә, тарихыбызны да үзебезгә өйрәнергә, белергә кирәк. Үзең белмәсәң, башкаларны ничек таныштырасың? Тик, кызганычка каршы, бүгенге көндә бу аятьләрнең мәгънәсенә күпләр төшенергә дә теләми. Аятьнең ахырына гына игътибар итәләр. Ә аның ахырында нәрсә диелгән? “Аллаһы Тәгалә каршында иң хәерлегез – тәкъвалыракларыгыз”, — дип әйтелә. Ягъни, бу аятьнең эчтәлеген ничек аңлыйлар? Нинди милләттән булуыгыз мөһим түгел, Аллаһтан куркуыгыз мөһим дип. Анысы да дөрес, ләкин Раббыбыз безне милләтләргә бүлгән икән, шушы телне биргән икән, бу бит Аның тәкъдире. Аллаһы Тәгалә аны безнең өстебезгә йөкләгән. Ә без аны тиз генә җилкәбездән алып ташлыйбыз. Тел дә, милләт тә онытыла. Бу дөрес түгел. Туган тел – Коръәндә әйтелгәнчә, безгә бирелгән әманәт. Әле 90нчы елларда яшьләребез милләт темасына саграк карыйлар: “Миңа милләтче кушаматы тагарлар, диндә андый нәрсә юк”, — дип әйтәләр иде. Шушы ук яшьләр Мәккәгә баргач, галимнәрдән телне, милләтне, гореф-гадәтләрне саклауның диндә нинди урында торуын сораганнар һәм аптырап калганнар. Аларга галимнәр: “Әгәр мөселман әһелләре башка диндә булган халык арасында яши икән, аларны нәрсә аера? Тел, гореф-гадәтләр, ризык, милли киемнәр – боларны саклау безгә тиеш”, — дип җавап бирәләр. Әле менә үзебезнең мәчеттә шундый хәлне күзәттем: егетләр намазда, башларында түбәтәй юк. Алар: “Хәдисләрдә намаз укыганда түбәтәй кияргә кирәк дигән сүзләр юк”, — дип, дәлил китерергә дә мөмкиннәр. Тик мондый хәдисләр ник юк? Чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) вакытында башка кими йөрү дигән әйбер бөтенләй булмаган. Шуңа күрә: “Намаз вакытында башка кияргә кирәк”, — дигән сүзләрне язып куюны кирәк дип тапмаганнар. Һәр аятьнең мәгънәсенә төшенергә кирәк.
http://yanarysh.ru
Читайте нас: