Барлык яңалыклар
Яшәеш
23 гыйнвар 2020, 14:20

Мондый кышны күргән юк иде әле...

Резин итекләр кигән кыш дәвам итә. Күлләвекләр артканнан-арта, җылы туннарны да шкафтан алып киялгән юк... Шулай да кыш үзенекен итә, имеш. Синоптиклар суыта дип вәгъдә итәләр.

Атна ахырына республикада суытачак дип белдерә алар. Аерым районнарда аязытканда һава температурасы -17 градус тәшкил итәчәк дип кисәтә Башгидромет.
Синоптиклар мәгълүматлары буенча, 24 гыйнварда урыны-урыны белән кар явып үтәчәк, юлларда бозлавык булачак. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә.
Һава температурасы төнлә - 6 ... – 11 градус салкын, аязытканда - 12 ... – 17 градус. Көндез җылырак – 5 ... – 10 градус.
25 гыйнварда янә кар явуын фаразлый синоптиклар, аерым районнарда бозлавык булуы көтелә. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә.

Автор : Әлфия Шакирҗанова

Читайте нас: