Уфада яшәүче кызга этләр һөҗүм иткән. Кыз Сипайлово бистәсеннән Российская урамына менеп килгән булган. Шулвакыт аны дүрт зур эт уратып ала һәм ырылдап өрә башлый. Кыз кирегә борыла, әмма этләр дә аның артыннан бара. Юлдан узучы машиналар да туктап кызга ярдәм итми. - Куркуымнан, аякларым тотмый башлады. Мин борылдым һәм барлык көчемә этләргә кычкырдым. Алар бер мизгелгә тынды, аннары янә килә башладылар, - ди кыз. Бәхеткә, шул вакытта кыз чакырткан такси машинасы килеп җитә. Шул рәвешле кыз этләрдән котыла.