Чынбарлыкта, кешенең эченә җен керми дә, чыкмый да, ул безнең эчебездә тумыштан бар, ди дин әһелләре.
Пәйгамбәребез: “Һәрбер кешенең эчендә шайтан бар”, – дип әйткән. Хатыны Гайшә: “Синең эчеңдә дә бармы?” – дип сорагач, “Әйе, ләкин минем шайтаным үземә буйсынды”, – дип җавап кайтарган. Тумыштан булган шайтанның азып китүе бар. Тәҗрибәсез, белемсез кеше, шайтан кергән, дип ялгыша. Ул арада “җен чыгаручы” барлыкка килә. Алар, әлбәттә, шарлатаннар.
Намазда, догада булган кешенең “эченә җен керүе” мөмкинме? Бик мөмкин, дип яза "Акчарлак" гәзите. Моның сере шунда: үзеңне изгегә санап, дөрес юлда дип уйлап, кешеләрне мәсхәрә итеп, үзеңне күтәрү, тәкәбберлек, усаллык белән дин тоту кешенең эчендәге шайтанын үстерә. Тәкәббер адәм күпме генә ураза тотып, Коръән укып йөрсә дә, файдасы булмаячак.
Белә торып кешеләрне, хайваннарны рәнҗетүдән, дөнья малы җыюга хирыслыктан тыелырга кирәк. Хәсрәт күрми, тыныч яшәү өчен шөкерана кыла белү, эчкерсез изгелекләр эшләү, гөнаһлардан саклану фарыз. Бигрәк тә кешеләрне һәм хайваннарны рәнҗетүдән тыелу, нинди диндә булуына карамастан, кешеләрне хөрмәт итү, үзегезне рәнҗеткәннәрне гафу итү, бөтен кешегә бәхет теләү зарур.