Барлык яңалыклар
Яшәеш
10 февраль 2020, 15:25

Бөтен эш синең өскә өелмәсен, дисәң...

Кайвакыт дөньяның барлык мәшәкате синең өстеңә өелгән кебек тоеламы? Гаиләңдә дә, эш урыныңда да нәкъ менә синең йөкләмәләрең иң күбеме? Үзебезне бөтен кешегә бурычлы итеп санаудан ничек арынырга соң? "Җилкәңә" менеп утырмасыннар өчен психилогларның гади генә киңәшләренә колак салу да җитә.

Иң беренче чиратта үзеңне ихтирам итәргә өйрәнергә кирәк, ди белгечләр.

Мәсәлән, кемнеңдер йомышын үти алмаганбыз икән, гафу үтенү дә җитә. Үзеңне гаепле санап, артыннан ун изгелек кылу мәҗбүри түгел. Кеше проблемаларын үз өстеңә алу, гомумән, яхшылык саналмый, диләр. Иң кызыгы — бу очракта проблемаларның бөтенләй хәл ителми калу ихтималы арта гына икән.

Хатын-кызның табигате шундый: ул бөтен көче белән янәшәдәгеләрнең тормышын җиңеләйтергә тырыша. Үз вазыйфаларыннан тыш, иренекен дә башкарырга тотына: ул кайтуга йорт җиһазын күчерә, мунча яга, ишек тоткасын кага. Шул рәвешле идеаль хатын-кыз образы тудырырга тырыша.

Беренче чиратта үз мәнфәгатегезне кайгыртырга өйрәнегез, дип киңәш бирә психологлар. Кеше өчен җаваплылык тоярга ярамый. Үзегезне дөрес тотсагыз, үз вазыйфаларын сезгә йөкләтү беркемнең дә башына килмәс.
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: