Барлык яңалыклар
Яшәеш
10 февраль 2020, 00:00

Байлар байый, ярлылар хәерчеләнә

BIoomberg “миллиардерлар индексы”н билгеләгән. 2019 ел нәтиҗәләре буенча компания “ярлылар хәерчеләнә, ә байлар – байый” дигән билгеләмә белән чыгыш ясады. Киң билгеле компаниянең тикшерү нәтиҗәләренә караганда, финанс кризисларына, сәүдә тармакларына һәм башка глобаль икътисадый каршылыкларга карамастан, 2019 елда дөньяның 500 бай кешесенең байлыгы 25 процентка яки 1,2 триллион АКШ долларына арткан.

Планетабызның 500 иң бай кешесенең җыелма капиталы, нәкъ менә шундый сумманы өстәп, астрономик 5,9 триллион АКШ долларына җиткән. Керемнәр үсеше буенча Louis Vuitton француз мода йорты президенты Бернар Арно лидер булып тора. Бу компанияләр төркеме президенты узган ел эчендә 36,5 миллиард доллар табыш алган. Әмма 2019 елда иң күп табыш алучыларның яртысы АКШның “алтын” бизнес элитасы вәкилләре. BIoomberg компаниясе рейтингына кергән 172 Америка миллиардеры гомуми алганда үз байлыгын 510 миллиард долларга арттырган. Алар арасында киң җәмәгатьчелеккә билгеле Facebook башлыгы Марк Цукерберг 27,3 миллиард һәм Microsoft җитәкчесе Билл Гейтс 22,7 миллиард доллар табыш алырга өлгергәннәр. Америка миллиардерлары көненә дистә миллионнар белән исәпләнгән байлык туплаганда илнең үзенә финанс тигезсезлеге күрсәткечләре рекордлы темплар белән үскән. Әйтик, АКШ Халык санын алуның Хөкүмәт бюросы мәгълүматлары буенча, илнең иң бай һәм иң ярлы гражданнары арасындагы аерма 2019 елда соңгы 50 ел эчендә рекордлы күрсәткечкә җиткән.
Безнең илдә дә халыкның реаль кереме инде алтынчы ел түбән тәгәри. Илнең 19 миллион халкы яшәү минимумына көн күрә. Шул ук вакытта Русиядә миллиардерлар саны арта.
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: