Автомобильнең техник карау (техосмотр) узу турында тамгалар салынган сервис китабы булырга тиеш. Анда нинди техник эшләр башкарылуы, карау үткәрелгәндә машинаның ничә чакрым узган булуы теркәлә.
Хәзер күп рәсми дилерлар мәгълүматны электрон базага кертә, алардан да кызыксынырга мөмкин. Әгәр автомобильнең кузовында кителгән, кырылган урыннар шактый икән, бу машина кимендә 100 мең чакрым узган, дигән сүз.
Рульгә игътибар итәргә кирәк: күп йөргән машинаныкы кырылган, тузган була. Утыргычлар да таушала. Әмма алда әйтелгәннәр идеаль булса, ялтырап торса да сагаерга кирәк. Кузовны ялтыратып буяган, ә утыргыч, рульне алыштырган булулары бар.
Хәзер теге яки бу техника чарасы турында мәгълүмат бирә торган базалар бар. Алар машиналар техник карау узганда диагностика картасына язылган күрсәткечләргә (ЕАИСТО) таянып эш итә. Автомобильне Интернеттагы сату-алу игъланнары сайтыннан тапкансыз икән, ул сайт аша да түләүле мәгълүмат алырга мөмкин.
Заманча сервисларда сканер, яки диагностик җайланма ярдәмендә дә чын дөреслекне беләләр. Аннары, оста механиклар аның детальләренә карап та якынча күпме йөргәнен әйтеп бирә.
Фото: drive2.ru сайтыннан
Автор: Миләүшә Латыйпова
https://kiziltan.rbsmi.ru