Барлык яңалыклар
Яшәеш
11 февраль 2020, 11:34

Башта исерткәннәр, аннары фатирын сатканнар

Түбән Новгородта кара риэлторлар – ир белән хатыны – бер ирне исертеп, фатирын 1 миллион 650 мең сумга сатып җибәргәннәр.

Түбән Новгородта кара риэлторлар – ир белән хатыны – бер ирне исертеп, фатирын 1 миллион 650 мең сумга сатып җибәргәннәр.
Ә җинаять турында беркем дә белмәсен өчен алданган иргә Саитовка авылыннан 200 мең сумга шәхси йорт сатып алып биргәннәр. Ирнең фатирыннан колак кагу тарихы чыннан да гыйбрәт булырлык. Ул эчәргә яраткан. Моны белеп калган кара риэлторлар ирне үзе кебек эчәргә яратучы башка ирләр белән дуслаштырганнар.
Соңгылары ирне даими рәвештә аракы белән сыйлаган, җитмәсә, спиртлы эчемлекләргә дару төймәләре салып эчергәннәр. Мондый “коктейль”ләрдән башы томаланган ир ни кылганын үзе дә аңламыйча, мошенникларга фатирын сату турында документка кул куйган.
Соңрак полиция бу гаилә парын кулга алган. Суд булган. Ирен – 9, хатынын биш елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Хәзер алар аеруча каты режимлы колониядә утыра. Ә алданган иргә фатирын кире кайтарып биргәннәр.
Фото: Lenta.ru
Чыганак: Lenta.ru
https://omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас: