Дөньядагы иң өлкән кешегә шушы көннәрдә 117 яшь тулды. Озын гомерле әбекәй Япониядә яши, аның исеме Канэ Танака. Ул гомер буе азык-төлек кибетендә дөге көлчәләре саткан, 63 яшендә пенсиягә чыккан. 103 яшендә юан эчәгендә яман шеш табалар, ләкин чыдам әбекәй авыруны җиңә ала.
Танака үзенең озак яшәвенең сере – гаилә, сәламәт йокы һәм диета, ди. Ул бик иртә — иртәнге сәгать 6да йокыдан тора һәм бүгенге көнгә кадәр математик мәсьәләләр чишәргә ярата. Аның озын гомерле булуы япон диетасына да бәйле. Аның нигезендә — яшелчәләр, җиләк-җимеш, кузаклылар (көнгә кимендә 2 порция), бөртеклеләр (чистартылмаган дөге, карабодай токмачы, булгур, солы), соя ризыклары. Японнар балык һәм диңгез ризыклары да ярата.
Физик активлык — японнар тормышының аерылгысыз өлеше. Аларның күбесе бакчачылык белән шөгыльләнә (бу үзе үк бик яхшы күнекмәләр), җәяү йөрергә ярата, өлкәннәр өчен клублар тибындагы түгәрәкләргә йөри, бию һәм көрәш сәнгате белән шөгыльләнә.