Барлык яңалыклар
Яшәеш
15 февраль 2020, 00:00

Үлемнән калдың бит, балакай!

Учалы районыннан 10 яшьлек Алмасның көтелмәгәндә чиргә таруы, якыннарының аны район үзәк дәваханәсендә тиешенчә карамауларына зарлануы турында язган идек инде. Бүген хәле ничек баланың?

Район үзәгеннән 20 чакрым ераклыктагы авылда яшәүче малайны әнисе район дәваханәсенә төнлә таксида алып килә, чөнки ашыгыч ярдәмне көтеп алалмый. Малай берничә сәгатьтән аңын югалта башлый һәм көчле баш авыртуларына зарлана.

Аның анасы, төнлә дәваханәгә эләгү кыен булды, ди, чөнки анда аларны көтмәгәннәр, дәвалау билгеләмәгәннәр, диагноз куя алмаганнар, малай аңын югалткан, реанимация бүлегенә дә салынмаган.

Мәгълүмат чараларында хәбәр булып, Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иткәннән соң, Алмасны Уфага алып китәләр. Аны башкалага 8 сәгатькә якын алып баралар. Республика балалар клиник дәваханәсендә аңа аутоиммун авыруы кискенләшүгә бәйле диагноз куялар.

Шушы көннәрдә Алмасны яшәү урыны буенча дәвалануга җибәргәннәр. Малайга гомерлеккә терапия кирәк булыр, мөгаен.

Әҗәлетдин бабаңның теше үтмәгән, Алып батыр булып үсәрсең әле , Алмас, сәламәтлек сиңа!
Автор: Альфия Салимгараева
Читайте нас: