Барлык яңалыклар
Яшәеш
27 февраль 2020, 18:31

Тормышка зарланмадым

Бала көткәндә һәр ата-ана баланы бәхете белән тусын, дип тели. Гыйлмениса һәм Галимҗан гаиләсендә туган Җәннәт тә шундый изге теләкләр белән дөньяга килә.

Югары Кодаш авылында яшәгән Ситдыйковлар гаиләсендәге дүртенче булып туган кыз бала чыннан да бәхетле гомер кичерде. Иптәшләре бер телем икмәккә тилмергәндә аның тамагы тук, өсте бөтен булды. Дәү әтисе болында зур кортбакча тота иде. Бал белән алыш-биреш ясый, гаиләсен кирәк-ярак белән тәэмин итеп тора. Җәннәтнең (Җәннәтеләсма) олы апасы авыл хуҗалыгында белгеч, парторг вазыйфаларын үти. Төпчек кыз үскәндә авырлык күрмәде. Беренче сыйныфка укырга баргач аңардан укытучы абыйсы, Алла бармы? – дип сорый. Әтисенең бишвакыт намазын калдырмавын белсә дә, Җәннәт ни әйтергә белми аптырап тора да, юк, дип җаваплый. Шуннан укытучы аңа кечкенә бер кенәгә тотыра. Өенә кайткач әнисе, бу нәрсә, дип сорый. Алла юк, дигән кенәгә, ди кыз. Әтиең кайткач күрсәтер әле менә сиңа Алла юкны, дип әнисе кызны орышып ала. Икенче көнне ул кенәгәсен кире тапшыра. Шул көннән башлап Җәннәт башка андый сүз сөйләми. Класста алар 30 егет һәм 11 кыз укыйлар. Тәнәфес вакытында мәктәп коридорында тузаннар күтәрелеп кала. Сугыш башлануын алар су коенганда ишетә. «Бөек Ватан сугышын игълан иткән кеше тиз арада ир-егетләрне машинага төяп алып китә. Әле генә Җәннәт белән бергә парта арасыннан чыккан егетләр, алар арасында ике кыз – Венера һәм Хөмәйрә дә – сугышка китә. Кызлар исән-сау кайтты, егетләрнең күбесе әйләнеп кайтмады, дип Җәннәт әби акрын гына хәтер йомгагын сүтә. Сугыш елларында эшче көче җитми, трактор-комбайннарны да хатын-кызлар йөртә. Җәннәт тә Тәтешле МТСына комбайнчы булып эшкә башлый. Кодаштан берничә кыз таң белән Тәтешлегә йөгерә. Ун чакрым юлны үткәнче чабаталары лычма суга әйләнә, эштә аны алыштырып корысын кияләр. Кайтканда тагын шул чабаталарын киеп авылга ашыгалар. Эш авыр. «Коммунар» комбайнын басу буйлап трактор сөйрәп йөртә, ул адым саен ватыла. Тракторны утын ягып җылыталар, комбайнга керосин салалар. Анда эшләгән өчен бер центнер бодай бирделәр. Җиңү көнендә бер рус кешесе, мир, товарищи, мир, дип кереп әйтте. Шунда сугыш беткәнен аңладык», – ди Җәннәт әби.
Уфадан бер кеше килеп МТСтан берничә кешене Агыйдел буенда урнашкан пилорамага эшкә алып китә. Фәтхыя исемле авылдашы белән Җәннәт тә шунда барып эләгә. Аларны бер бабай эшкә өйрәтә. Такта алып тору гына булса да, кыз бала башкара торган эш түгел. Ташлап китәрләр иде, договор бар, җибәрмиләр. Кызлар моннан качып китәләр һәм Березовский алтын шахтасына барып керәләр. Беренче тапкыр җир астына төшкәнен ул әле дә хәтерли. «150 метр аска төшкәнче, үләм, дип акырып төштем, – ди Җәннәт әби. – Аста атлар белән балчык ташыйлар, өч чакрым җирне чокып алтын табалар. Кулларында зур авыр кувалда. Алтынның кайберләре йомры кебек, кайсы уенчыкка ошаган, бервакыт 6 килолы алтын табыла».
Шахтада 3-4 ел үтеп китә. Аннары ул Свердловск шәһәрендә вагон ремонтлау заводына эшкә керә.
– Завод ашханәсендә ашап утырабыз, бөтен кеше елый, Сталин үлгәнгә елыйлар икән, – дип сүзен дәвам итә Җәннәт әби. Алты ай курсларда укыганнан соң, Җәннәт апабыз 26 ел икмәк кибетендә сатучы булып эшләп лаеклы ялга чыга.
Кәрдәвештә яшәүче сугыш ветераны Тимергали Шәрәпов белән картлык көннәрендә матур тормыш кичерә алар. Тимергалинең тормыш иптәше мәрхүмә Миңкамал җиде малай, бер кызга төпле тәрбия биргән, иманлы итеп үстергән. Шуңа рәхмәтле бүген Җәннәт әби. Тимергалинең төпчек улы Илшат һәм килене Динара тәрбиясендә көн күрә. Киленем бигрәк уңган, бигрәк ягымлы. Әйберләремне юып, үтүкләп кидерә, тамагым тук, Алла ярдәменнән ташламады, ди 95 яшьлек мәкалә героем.
Фәрзәнә ИСМӘГЫЙЛЕВА.
Автор фотосы.
Читайте нас: