Башкортстанда туып-үскән Зәки Миңнегали улы Красноярск халкы көче белән, ниһаять, яңа торакка күчә алган. Кызын яман шеш авыруыннан коткарам дип, ул бар мөлкәтеннән колак каккан һәм урамга хәер сорашырга чыккан.
Аны Катерина исемле кыз күреп, хәлнең асылына төшкән һәм социаль челтәрдә ярдәм оештырган.
Ул арада Зәки абыйның кызы үлгән. Ялгыз картка шәһәр кешеләре бер тәүлек эчендә 1 миллион сум акча күчергән һәм ул үзенә торак сатып алалган.
Әтиләрнең асыллары балалары өчен Газраил белән алышка да чыга. Калганнары...