Барлык яңалыклар
Яшәеш
10 март 2020, 18:34

Уртак максатлар белән

Кодаш авыл Советы биләмәсе Кодаш, Әрибаш, Кәрдәвеш, I-Яңавыл, Яңа Ирәкте авылларын берләштерә. Соңгы елларда авыл җирлекләренә дәүләт тарафыннан зур игътибар бирелә, районыбыз җитәкчелеге дә һәрвакыт үз игътибарында тота.

Башкарылган эшләр дә күп, башкарыласы да байтак. 2018 елда Әрибаш авылына 70 плафон куелды. Авыл урамнарын яктыртуны арытабан да дәвам итәргә кирәк. Чишмәләрне төзекләндереп торабыз. Кодаш, Кәрдәвеш урамнарына комташ җәелде. Капиталь ремонт үткәрелгән Кодаш бакчасында балалар ике төркемдә тәрбияләнә. Әрибашта озак еллар буш утырган урман хуҗалыгы бинасы төзекләндерелеп, анда китапханә, почта бүлекчәсе күчерелде. Урындагы башлангычларны яклау программасы таләпләреннән уңышлы үтсәк, биредә урамнар да ремонтланачак.
Соңгы елларда читтән кайтып төпләнүче гаиләләр саны артты. Бер генә йортта ут янган Ирәктедә дә җир участоклары ала башладылар. Ә нигә алмаска? Авыл олы юлга терәлеп тора, район үзәгенә якын, узган ел урамына комташ түшәлде. Таләп ителгәнчә, төрле категория гражданнарга янгынны хәбәр итү җиһазлары таратылды. Көздән «Яшел Башкортстан» программасы чикләрендә агачлар утыртылды. Алда торган эшләребезнең берсе – Әрибаш, Кодаш зиратлары коймасын яңарту.
Район күләмендә узган төрле чаралардан, спорт ярышларыннан да читтә торып калмаска тырышабыз. «Урал» җәмгыяте белән кулга-кул тотынышып эшлибез. Иң мөһиме: халык белән уртак тел табу. Күпчелеге аңлый, ярдәм итә. Проблемалар бар, әлбәттә. Бюджет мәсьәләсендә дә, авылны төзекләндерү буенча да. Без болар өстендә эшлибез, шуның өчен билгеләнеп куелганбыз да.
Азат Габсәләмов, Кодаш авыл Советы биләмәсе башлыгы.
Читайте нас: