Барлык яңалыклар
Яшәеш
13 март 2020, 18:15

Авызның йозагы бармы?

Сөйләшүнең өч алтын кагыйдәсе:1.Ни сөйләгәнеңне уйлап сөйлә.2.Уйламаганны сөйләмә.3.Уеңа килгән һәр нәрсәне сөйләмә.

Кеше тикшерү, кеше сөйләүдән дә ансат эш юк. Игътибар итсәк, гайбәттән башка сөйләшүләребез бик күңелсез, кызыксыз кебек тоела. Башкача сөйләшер сүзебез юк, диярсең. Әйтерсең лә алар гына ялгыша, ә син фәрештә. Бәлки син әлегә бер гөнаһсыз да ди, ә алдагы көнгә кем ышаныч бирә ала? Иртәгә үзең андый хәлгә калмассыңмы?
Берәүләрнең авызыннан дәүләтне, җитәкчеләрне тиргәүдән, аларны сөйләүдән башка сүз чыкмады. Ә беркөн килеп шул дәүләттән зур күләмдә субсидия алганнар иде, авызлары ябылды. Бер дә , безгә фәлән чаклы акча бирделәр, рәхмәт инде, дип әйтеп йөрмәделәр. Яхшы сүзгә күңелләре тарайды.
Бер малай күршесенең күпмедер җиләген ашап чыгып киткән. И-и тиргәде, карак та, бур, бандит та, юньсез кешенең баласы. Күпмедер вакыттан бу малай үзенә бәләкәй калган велосипедын шул апаның малаена бүләк иткән. Бу бүләк турында ханым берәрсенә ычкындырса иде.
Күңелләр тарайды булса кирәк. Начарлыкны күбрәк күрәбез, гаепне тизрәк тагабыз. Тирә-юнебездә никадәр матур гаиләләр яши. Әмма алар хакында артык сүз кузгатмыйбыз. Ә менә Ходайның бер бирмеш көнендә берәр гаиләдә тавыш чыкса, башка хәлләр туса, бу хәбәр яктылык тизлегендә тарала, гометрик прогресс тизлегендә үсә.
Нечкәлекләргә кереп китсәң, авызыбызны үлчәп ачудан тыш чара калмый. Күп сөйләшү, буш сөйләшү – үзе бер авыру кебек, дәваларга кирәк. Тормыш бит ул авыр мәсьәлә, беркемнең дә аны хаталарсыз гына чишкәне юк. Яхшылыкны күбрәк күрик, матурлыкка омтылыйк, шул чакта, үзебез дә сизмәстән, күңелләребез нурланыр, сафланыр. Дөньяда яшәве күпкә рәхәт булыр.
Автор Альфия Салимгараева
Фото pixabay.com
Читайте нас: