3нче сыйныф укучысының бу иншасы шыр ялган. Юк ул малайның әтисе, аңа биш яшь чагында гаиләсен ташлып чыгып киткән. Яшь сөяркәсе янына. Аның хәзер кайда икәнен дә белмиләр. Алимент түләми, кайтып күренми. Хатыны гына түгел, улы ук кирәкмәс булды аңа. Боларның барысын да сыйныф җитәкчесе белә. Әмма баланың күңелен төшерергә кыймады, инша өчен зур «5»ле куйды ул көндәлегенә. Әйдә, әтисе малайның хыялында булса да яшәсен, шулай күңелен юатсын.
Роза апа, дип кенә дәшәргә кушты ул үзенә. 30 елга якын педагогик стажы булган укытучы балаларның күңел халәтен психологлардан яхшырак аңлый.
– Сайлаган һөнәремә тугры калып, менә инде өченче дистә башлангыч сыйныфлар укытам. Бу дәвер эчендә балаларның хәлләрен сүзләреннән түгел, күз карашларыннан ук аңларга өйрәндем. Әтисез балалар... Бигрәк тә әтиләре ташлап чыгып киткән балалар – минем күңел ярам. Алар, чынлап та, язмыш тарафыннан кимсетелгәннәр. Үзләрен яклаучысыз, саклаучысыз кебек хис итәләр. Ярый ла абыйлары яки апалары булса. Бердәнбер булган балаларга аеруча авыр. Әнә шулай, юк әтиләрен бар итеп, фантазиягә бирелеп киткәннәре дә очрый. Араларында күңеле катып, йөрәге тупасланганнар да бар. Аларның киләчәге нинди булыр? Әни тәрбиясе генә җитәрме?
Берчак бер укучым чәч каптыргычы алып килгән дә, иртә белән иптәшләрен түгәрәккә утыртып, и, мактана, и, сөйли: «Әтием җибәргән, карагыз әле», – ди. Араларыннан берсе: «Юк синең әтиең, алдашып торма», – дип кычкыртты. Кызыкай үксеп елап чыгып йөгерде. Шул ук кичне өзгәләнеп әнисе шалтыратты. Шунысы кызганыч: баласын ялгыз тәрбияләүче хатын-кызларның күбесенең ирләре исән. Хатыннарның да төрлеләре була. «Нигә миңа ир, бер баламны башкалардан ким-хур итми үзем карый алам. Теләгәнен ашатам, теләгәнен кидерәм, эштән курыкмыйм», – дигәннәрне дә беләм. Кием белән акчада гына мени соң эш? Ата тәрбиясе, әти авторитеты дигән төшенчәләр дә бар бит. Улы өчен әти – үрнәк. Әтисенә карап, малай җәмгыятьтә үз урынын таба. Ниләрдән ерак торырга, максатларга ничек ирешергә дә ул аннан өйрәнә. Кыз бала өчен әти ир-ат идеалы булып кала. Булачак тормыш иптәшенең дә аңа охшавын тели. Әтисез үскән кызлар киләчәктә гаилә корырга курка төшә. Аны да ташлап китсәләр, дигән уй борчый аларны.
Роза апа белән бик озак сөйләшеп утырырга була. Күпме фәлсәфи уйлар, дөрес фикерләр аңарда. Шулай, ирләр физик яктын нык булсалар да, рухи яктан көчсезләр. Тормыш сынауларына тиз бирешәләр. Бәлки күпләрегез күргәндер, бер-бер артлы ике ДЦП диагнозлы бала тапкан хатынны ире ташлап китә. Ике гарип бала белән ялгызы калган ана телевидение аркылы халыкка ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Мондый хәлдә койрыгын сыртына салып качкан ирне ир дип буламы?
Мең мисалның берсе булган бер ир яшь чагында гаиләсен ташлып чыгып китә. Башта ару гына яши, зур акчалар эшли, үзенчә бик бәхетле була. Тормышы беркөн килеп кискен борылганчы. Эшсез калу гына түгел, эчкечегә әверелә ул. Тәмам юлдан язган, вакытыннан алда картайган, авыруга әйләнгән ир хатыны белән баласы янына кайтып ава. Бүген алар тәрбиясендә, бәлки соңгы көннәрен кичерәдер.
Пәйгамбәребез: «Ир кешенең үз кул астында булучыларны кайгыртмыйча яшәве гөнаһ буларак кабул ителә», – дигән. Алда язып үтелгән мисаллардагы, бисмилла, дип тә әйтә белмәгән ирләр бу хәдисне кайдан белсен ди?!