Барлык яңалыклар
Яшәеш
20 апрель 2020, 12:40

Лимонмы, лимонадмы?

Ярты стакан су хакында сезнең дә ишеткәнегез бардыр. Кемдер өчен ул стакан яртылаш тулы, кемдер өчен яртылаш буш. Дөрес, без тормышны ничек телибез, шулай күрәбез.

Ни өчен яшенә, җенесенә карамый кайбер затлар үзенә җәлеп итә? Алар белән рәхәт, җиңел, андыйлар юмор аңлый, проблемаларны ансат хәл итә, төшенкеләккә бирелми, һәр карада ак күрә белә. Җавабы гади: болар оптимистлар. Алар бернинди проблема алдында да югалып калмый. Шәхси тормышта да, эштә дә зуррак уңышларга ирешә. Ә аларның киреләре – пессимистлар мәңге боек, уфтанучан, кәефсез, чебеннән дә фил ясап, төшенкелекнең төбенә төшкән. Әйтегез әле, андый гел генә киресен сөйләп, начарлыкны күргән, гаеп табып, «булмаска» корылган кеше янында торасы киләме? Юк һәм торырга кирәкми дә. Пессимист һәр мөмкинлектә авырлык тойганда, оптимист һәм авырлыкта мөмкинлек табып яши.
Сәламәт тәндә - сәламәт рух диләрме әле? Мин шуның сүзләренең урыннарын алмаштырып, сәламәт рухта – сәламәт тән дияр идем. Пессимистлар ешрак авырый. Бу дәлилләнгән факт. Ни дисәң дә, барлык авыру нервлардан. Барлыгы булмаса да, бик күбе.
Күрше әби гел генә: «Бик бәхетле заманда яшисез, балам, атлап барган җирегездән йөгереп җибәрегез», - дип әйтә торган иде. Бу безнең тормыш ал да гөл генә дигән сүз түгел. Бик оптимист карашлы кеше булган ул. Һәр начарның бер яхшысын күрә белә иде шул. Шуңадыр да нык булды, бирешмәде.
Тормыш сиңа лимон бирә икән, аңардан лимонад яса. Әйдәгез, моны девиз итеп алыйк. Үзегез дә сизмәстән, тормышыгызның уңай якка борылуын тоярсыз.
Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Читайте нас: