Табибларның ярдәме аларның әнисенә кирәк була. Ул яшәргә теләмәвен белдергән, анда истерика башланган. Күпбалалы әнине (гаиләдә тагын өлкән кыз бар) Эчке эшләр министрлыгына китергәннәр.
Тәрәзәдән егылган малайлар өйдә бию күнегүләре ясаган, дип фаразлана.
Инцидентның төп сәбәбе бәхетсез очрак дип санала. Бәлки, малайлар уен вакытында тәрәзә төбенә менеп, аннан егылып төшкәннәрдер. Билгеле булганча, зиннәтле йортта һәр баланың үз бүлмәсе булган. Ана белән кыз фаҗига вакытында башка бүлмәдә булганнар. Мәскәү буенча Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Юлия Иванова сүзләренчә, тикшерү эше Җинаять кодексының 109 мәддәсе ("саксызлык аркасында үлемгә китерү") буенча кузгатылган.
Барлык күршеләр дә әлеге гаиләне тату һәм имин дип бәяли. Малайларның әтисе - балалар бутиклары челтәре хуҗасы - аларны тәрбияләүдә актив катнашкан.
Һәлак булган малайлар иҗади шәхесләр булып үскән. Алар "Тодес" балет мәктәп-студиясендә апалары белән инде ике елдан артык бергә шөгыльләнгән. Педагоглар билгеләп үткәнчә, үсмерләр зур уңышларга ирешкән. Малайларның берсенең "Кичке Ургант"та катнашуы да билгеле.
Коронавирус эпидемиясе белән бәйле рәвештә, дәресләрнең соңгы атналары дистанцион рәвештә барган. Малайлар үз бүлмәләрендә күнегүләр ясап, укытучыга җибәргән. Тормыш өчен куркыныч янаучы бернинди экстремаль биремнәр булмаган, әлбәттә.
Ә нәрсә булганын тикшерү ачыклаячак.